Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото































Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр арасында тәрбия эшләре алып баруны көчәйтергә өндәде

12 сентябрь 2018, 20:00

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр арасында тәрбия эшләре алып баруны көчәйтергә өндәде
Бүген Кукмарада Татарстан халыклары ассамблеясы советының һәм Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча ведомствоара эшче төркеменең күчмә утырышы булды. Анда муниципаль районнарның Башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, Ассамблея вәкиллекләре һәм филиаллары, халыклар дуслыгы йортлары, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, яшьләр Ассамблеясының яшь лидерлары катнашты. Утырышны Ассамблея Советы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Утырыш алдыннан кунаклар шәһәрнең "Йолдызлык" балалар бакчасында, күппрофильле лицей һәм гимназиядә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

- Кукмара районында һәр милләтнең үсеше өчен рухи һәм матди база булдырылган. Без моңа бүген тагын бер тапкыр инандык, - дип билгеләп үтте Фәрит  Мөхәммәтшин  үз чыгышында. – Һәр кеше үзенең тарихын, үткәнен, гореф-гадәтләрен, туган телен яхшы белергә тиеш. Шунсыз ул башка милләтләргә дә хөрмәт белән карарга өйрәнми.

Фәрит Мөхәммәтшин соңгы вакытта республикада уздырылган, милләтара тематикага кагылышлы төп чаралар турында сөйләде. Ул шулай ук, яңа дәүләт миграция сәясәте концепциясен эшләү ахырына якынлашып килүен белдерде. Әлеге сәясәт кешеләрне ватаннарына кире кайтару өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе агымдагы елның ахырына Казан Изге Ана иконасы соборында төзелеш эшләрен төгәлләү планлаштырылганы турында да сөйләде.

Республиканың һәр муниципаль берәмлегендә булдырылган Дуслык йортларының роленә күчеп, парламент башлыгы Татарстан халкының күпмилләтле хәрәкәтен консолидацияләү буенча аларның эшен көчәйтергә өндәде. Ул Дуслык йортлары, милли-мәдәни автономия җитәкчеләренең игътибарын, дәүләт һәм муниципаль берәмлек хакимиятләре органнары, фәнни-мәгариф оешмалары һәм хокук саклау структуралары белән тыгыз бәйләнешнең мөһимлегенә юнәлтте.

“Хәзер милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлегенә ярдәм итәргә кирәклеген барлык район башлыклары да аңлый. Мин инде Ассамблеяның башкарма комитеты җитәкчесеннән, теге яки бу район башлыгының аны кабул итмәве турында шикаятьләр ишетмим. Ләкин җитешсезлекләр бар”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы республика форумнары, милләтара мәсьәләләр буенча республика районнарында уздырылган чараларның формасына уңай бәя бирде һәм бу практиканы дәвам итәргә тәкъдим итте. Утырышта яшьләр арасындагы протест рухына бәйле борчылу да телгә алынды. Фәрит Мөхәммәтшин республика ведомстволарын яшьләр арасында тәрбия эшләре алып баруны көчәйтергә өндәде. Бигрәк тә Татарстанның яңарак кына барлыкка килгән Яшьләр эшләре буенча министрлыгына, диде ул.

Утырышны төгәлләп, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы җитәкчесе миграция темасына кагылды. Республиканың мигрантлар агымы зур булган, шактый кызыклы төбәк икәнен билгеләп үтте.

“Аларның безгә нинди максат белән килгәнен һәм нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белергә кирәк. Шул вакытта без килеп чыккан теге яки бу очрак факты буенча түгел, ә профилактика эше белән шөгыльләнәчәкбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыкларына әлеге мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кушты.

Мәгълүмат өчен: Татарстан Республикасында 173 милләт вәкиле яши, Кукмарада 26 милләт кешеләре дус-тату гомер кичерә. Удмурт, рус, мари, керәшен милли-мәдәни автономияләре, "Ак калфак" оешмасы эшчәнлек алып бара. Аларның барысының да максаты – милләтләрнең телен, мәдәни мирасын, динен, гореф-гадәтләрен саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары