Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Казанда “Державин укулары” XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды

13 сентябрь 2018, 17:15

Казанда “Державин укулары” XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды
- Казанда бара торган “Державин укулары” XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре буенча новацияләр көтелә, - диде бүген КФУның Императорлар залында пленар утырышта ясаган чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татарстан җитәкчелеге укуларны һәрвакыт хуплады һәм һәрвакыт көн үзәгенә куелган мәсьәләне мөһим дип кабул итте. “Державин укулары" студентлар чарасы буларак башланган иде, хәзер халыкара вакыйгага әйләнде. Ул 2015 елдан Казанда үткәрелә”, - диде Татарстан парламенты башлыгы.

Очрашуның көн үзәге мәгълүмати технологияләрне, хокукны һәм цифрлы икътисадны үзара бәйли, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, технологияләр югары үсеш алгач килеп туган  мәсьәләләрне көйләү өчен хокукны да үстерү зарур.

“Безгә закон практикасы кирәк. Конференция нәтиҗәләре буенча новацияләр, идеяләр, тәкъдимнәр, шулай ук цифрлы икътисад аспектларын закон белән ныгытуны көтәбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу бигрәк тә документлар әйләнеше электрон рәвештә булган Татарстан өчен актуаль. Бердәм мәгълүмат базасында көн саен 3 мең чамасы яңа документ һәм 5 мең резолюция теркәлә.

Утырышта Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарә җитәкчесе Виктор Демидов катнашты.

“Гавриил Державин Россия империясендә беренче юстиция министры булган. Безнең өчен, Юстиция министрлыгының хәзерге хезмәткәрләре өчен Державинның эшенә, кешеләргә мөнәсәбәте бик мөһим. Ул үз вазифасына мөнәсәбәт эталоны һәм үрнәк булды. Аның өчен дәүләт һәрвакыт беренче урында иде. Без аннан үрнәк алабыз”, - диде Виктор Демидов.

"Татар-информ" МА язмасы буенча