төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



Депутатлар юл буендагы урман кишәрлекләрен тәртиптә тоту хакында фикерләштеләр

13 сентябрь 2018, 17:19

Депутатлар  юл буендагы урман кишәрлекләрен тәртиптә тоту хакында фикерләштеләр
Татарстанда автомобиль юллары буйларындагы урман кишәрлекләрен кем чистартып, карап тотарга тиеш? Әлеге мәсьәлә ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында күтәрелде.

Комитет рәисе Таһир Һадиев китергән мәгълүматлар буенча, бүген республикада 130-150 мең гектар урман кишәрлекләре тәрбиясез-хуҗасыз калган. Бу мәгълүматны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов та раслады. “Әлеге җирләр дәүләт урман фондына карамый”, – диде ул.

“Урман кишәрлекләре электән төрле максатта утыртыла – алар авыл хуҗалыгы җирләрендә уңышны арттырырга ярдәм итә, туфрактагы дымны, шулай ук автомобиль юлларын җимерелүдән, транспорт хәрәкәтен табигать көчләреннән саклый. Беренче тапкыр бу тәҗрибәне Советлар Союзы Хөкүмәте сугыштан соң, 1948 елда, корылыкка каршы көрәш чарасы буларак киң кулланышка кертте. Шуңа күрә аларны халык телендә “Сталин посадкалары” дип тә атыйлар”, – дип сөйләде Таһир Һадиев.

Бүген бигрәк тә юл буйларындагы урман “посадкаларының” мөшкел хәле турында депутатларга Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үз районы мисалында сөйләде.

“Безнең районда төбәк әһәмиятендәге 588 чакрым юл исәпләнә. Бу – асфальт юллар да, вак таш җәелгәне дә. Юл кырыйларында үскән урман кишәрлекләренең рәсми рәвештә хуҗалары юк. Аны кем җыештырырга, картайган агачлар урынына яңасын кем утыртырга тиешлеге билгесез. Мәсәлән, муниципаль берәмлекнең бюджетында бу эшләргә акча каралмаган. Әлбәттә, без барыбер дә юл кырыйларын чистартабыз, өмәләр ясыйбыз. Әмма бу гына җитми. Татарстанда юл кырыйларында үскән урман “посадкаларына” инвентаризация үткәрергә, аларны кадастр исәбенә куярга, чистартып карап тотуның нормативларын булдырырга кирәк”, – дип тәкъдим итте Айдар Шәмсетдинов.

ТР экология министры урынбасары Фаяз Шакиров та юл кырыйларындагы урман кишәрлекләрен карап тоту җирле үзидарә органнары җилкәсенә төшүен раслады. “Яз көне санитар икеайлык чорында без Транспорт министрлыгы, муниципаль берәмлекләр белән юл буйларындагы законсыз чүплекләрне ачыклыйбыз, җыештырабыз. Ел дәвамында рейдлар уздырабыз. Әмма бөтен мәшәкать муниципаль берәмлекләр өстендә кала бирә, югыйсә, аларга бу мәҗбүри эш түгел”, – диде министр урынбасары.

Азнакай районы хакимияте тәкъдимен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Автомобиль юллары бүлеге хезмәткәре Фина Идрисова хуплады. “Инвентаризация үткәреп, юл буйларындагы урман кишәрлекләре үскән җирләрнең хуҗаларын ачыкларга кирәк. Әгәр хуҗасы юк икән, кадастр исәбенә алып, безнең министрлык карамагына тапшырырга һәм аларны карап тоту өчен финанс чаралары билгеләргә кирәк”, – диде ул утырышта. 

Таһир Һадиев үз чиратында: “Бу эшне башкарырга моңа кадәр нәрсә комачаулады?” дигән сорау күтәрде.

“Без бүген бюджетта каралган финансларны файдаланып, бигрәк тә автомобиль хәрәкәте көчле булган участокларда урман кишәрлекләрен карап тотабыз, чөнки бу – юлларның иминлеге өчен мөһим”, – дип аңлатма бирде министрлык вәкиле.

Фина Идрисова китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юллар 13,5 мең чакрымны тәшкил итә. Аның тирәсендә 15,7 мең гектар урман кишәрлеге исәпләнә, шуның 38 гектары – министрлык карамагында: агачлар юлларны кар-җилдән сакларга ярдәм итә. Федераль юллар – 1 071 чакрымга җитә, министрлык аның тирәсендәге 107 гектар “посадка” өчен җаваплы. Бу уңайдан, “Идел-Нократ юл идарәсе” федераль учреждениесе вәкиле дә федераль юллар буендагы (Казан-Оренбург юнәлешендәге һәм М7 “Волга”) әлеге 107 гектар урман кишәрлекләре таләпләргә җавап бирүен, картайган агачлар урынына соңгы елларда яңалары утыртылуын әйтте.

Утырышта катнашучылар юл буендагы урман "посадка"ларының хуҗаларын ачыклар өчен республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Урман хуҗалыгы, Авыл хуҗалыгы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары, муниципаль берәмлекләр белән берлектә инвентаризация үткәрергә тиеш дигән карарга килде. Һәм бу мәсьәлә тиз арада нәтиҗәле хәл ителсен өчен Татарстан Хөкүмәте карары булырга тиеш дип, Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә килешенде. “Күптән борчыган проблеманы күтәрдек, бу – зур эшнең башы”, – диде Таһир Һадиев.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-мохбире Харис Мусин инвентаризация эшен җентекле башкарырга киңәш итте. “Посадка”ларның хәле, агачларның торышы, кайда яшь агачлар утыртырга – барысын да ачыкларга кирәк. Хәзер кайбер посадкалар тиешле таләпләрә җавап бирми, анда агачлар арасына куаклар үсеп, басу-кырларда, юлларда өермә җил чыгуга сәбәпче була”, – дип кисәтте галим.   

"Татар-информ" МА язмасы буенча



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.