Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Авылларда старосталар барлыкка килергә мөмкин

13 сентябрь 2018, 17:35

Авылларда старосталар барлыкка килергә мөмкин
Татарстан авылларында старосталар барлыкка килергә мөмкин. Җирле үзидарә турындагы законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан әлеге закон проектын бүген депутатлар Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында карады.

“Федераль законнар белән авыл торак пунктларында старосталар институты кертелә. Закон проекты [республика законын] федераль законга яраклаштырып эшләүгә җибәрелде”, - дип аңлатты комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин.

Шулай ук ул : “Әлеге пунктның үтәлүе мәҗбүри түгел, ул авыл җирлекләренең уставында вариант буларак язылырга тиеш. Бу - яңа институт кебек”, - дип билгеләп үтте.

"Закон проекты старостага махсус таныклык бирүне күздә тота”, - дип өстәде Хәбибуллин.

Закон проекты муниципаль берәмлек органнарына авыл җирлекләрендә старосталар сайлап кую мөмкинлеген бирә. Старостаның статусы һәм эшчәнлеге мәсьәләләрен муниципалитет уставы яки аның вәкаләтле органының хокукый акты нормативлары билгели ала.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары