Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Парламентта киләсе елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме хакында сөйләштеләр

14 сентябрь 2018, 15:46

Парламентта киләсе елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме  хакында сөйләштеләр
2019 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы күләме 8 232 сум булыр дип фаразлана. Бүген парламентның Социаль сәясәт комитеты утырышында шул хакта фикер алыштылар.

Комитет рәисе Светлана Захарова ачыклык керткәнчә, республикада пенсионер кешенең яшәү минимумы күләмен билгеләүнең максаты – пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүләр күләмен билгеләү өчен кирәк. Моны, гомумән, илдәге һәр субъекттан “Россиядә яшәү минимумы турында”гы закон таләп итә. Субъектлар ул законны 1 ноябрьгә кадәр кабул итәргә тиеш.

Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, хисап тотып, 2019 елга билгеләнгән 8 232 сум 2017 һәм 2018 еллардагы күрсәткечләргә тәңгәл килүен хәбәр итте.  Шул ук вакытта ул: “2019 елга билгеләнгән сумма быелның II кварталындагы фактик күрсәткечләрдән – 14,7 процентка һәм фаразланган минимум күләменнән 10,8 процентка күбрәк”, – диде.

2018 елда пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү билгеләү өчен, Россиядә пенсионерның яшәү минимумы күләме 8 726 сумны тәшкил итә (быелның I кварталында – 8 269 сум, II кварталында, – РФ Хезмәт министрлыгы боерыгы проекты буенча, 8 583 сум). 2019 елга 8 586 сум күләмендә фаразлана.

“Татарстанда билгеләнәчәк 8 232 сум федераль дәрәҗәдә фаразланган суммадан артыграк түгел, шуңа күрә республика бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итми”, – дип өстәде министр урынбасары. 

Социаль сәясәт комитеты әгъзалары закон проектын шушы эчтәлектә хуплады. Светлана Захарова парламентның чираттагы утырышында аны депутатларга беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итәчәген әйтте.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары