Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Татарстан Халыклары Ассамблеясы белән Яһүд милли-мәдәни автономиясе хезмәттәшлек итәчәк

14 сентябрь 2018, 16:17

Татарстан Халыклары Ассамблеясы белән Яһүд милли-мәдәни автономиясе хезмәттәшлек итәчәк
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Федераль яһүд милли-мәдәни автономиясе арасында үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды. Документ ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика Халыклар дуслыгы йортында Россиянең яһүд эномәдәни оешмасы җитәкчеләре белән очрашуы вакытында имзаланды.

Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, Татарстанда яһүдләр җәмгыяте үсеше та­рихының тамырлары тирәнгә китүен билгеләп үтте. Әлеге милләт вәкилләре XIX гасыр урталарыннан башлап, республика­ның сәяси һәм иҗтимагый тормышында күренекле урын били. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстанда 2,5 меңнән артыграк яһүди яши, диде ул.

Парламент башлыгы Татарстанда туган телләрне өйрәнү тирәсендәге хәлләргә дә кагылып үтте. “Без үзебезгә мирас итеп бирелгән әти-әниебез телен югалта алмыйбыз. Россия гомер-гомергә күп милләт­лелек һәм күп теллелек шартларында яши. Бу – безнең байлыгыбыз”, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. 

Узара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә ТР халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары – Советның башкарма комитет җитәкчесе Николай Владимиров һәм Федераль яһүд милли-мәдәни автономиясе генераль директоры Игорь Дабараков кул куйды. 

Дәүләт Советы матбугат хезмәте