төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото















Көн тәртибендә – мәдәният, сәнгать һәм кинематография

18 сентябрь 2018, 17:46

Көн тәртибендә – мәдәният, сәнгать һәм кинематография
Бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә Татарстан Республикасында мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренең хезмәт хакы һәм аларга ярдәм күрсәтү чаралары турында иде.

Татарстанда мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакының оклад өлеше арта. 2017 елда Татарстанда мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең уртача эш хакы 26 мең 744 сум тәшкил иткән булса, 2018 елның беренче яртыеллыгында ул 31 мең 653 сум булган. Үсеш 18 проценттан гыйбарәт. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Ул 2012 елдан башлап соңгы 6 ел эчендә хезмәт хакы күләме өч тапкыр үскәнен билгеләп узды. Соңгы 6 елда оклад өлешен арттыру юнәлешендә эш башкарылган. Бүген ул 64 процентка җиткерелгән, калганы - өстәмә акчалар.

«Тулаем алганда, мәдәният хезмәткәрләре эш хакын арттыру «юл картасы»нда билгеләнгән темплар буенча алып барыла. Бу - учреждениеләр күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфаты артуына, өлкәгә квалификацияле кадрлар җәлеп итү юлы аша кадрлар потенциалы үсешенә, мәдәният өлкәсенең тотрыклы үсешенә китерәчәк», - диде Ирада Әюпова.

Дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрендә уртача хезмәт хакы түбәндәгечә. Дәүләт музейларында ул 28 мең 920,5 сум, китапханәләрдә 33 мең 800,5 сум, театр-тамаша учреждениеләрендә 45 мең 197 сум, кино өлкәсендә 29 мең 929,2 сум, калган оешмаларда 30 мең 187 сум. Муниципаль музейларда 25 мең 661,7, китапханәләрдә 28 мең 431,1 сум, театр-тамаша учреждениеләрендә 36 мең 877,8 сум, кино секторында 22 мең 220,2 сум, калган оешмаларда 31 мең 517,1 сум.

Ирада Әюпова әйтүенчә, авыл торак пунктларында урнашкан мәдәният һәм сәнгать оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә ярдәм йөзеннән бер тапкыр түләнә торган акча күләме дә расланган. Урта һөнәри белемлеләргә ул 50 мең сум, югары белемлеләргә 100 мең сум күләмендә.

Ирада Әюпова 2018 елның 31 маенда «Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре эше өчен түләү шартлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кабул ителгәнен искәртте. Аның нигезендә, 1 сентябрьдән республика мәдәният оешмалары хезмәткәрләре эше өчен түләү шартлары үзгәртелгән, һәм оклад системасын кертү буенча чаралар үткәрелә. «Хезмәт хакының оклад системасына күчү, билгеле бер хезмәткәрләр өчен тиешле дәрәҗәгә җиткерелгән шартта, эш хакы күләме кимүгә китермәячәк. Хәзерге вакытта мәдәният учреждениеләренең, яңа шартлар нигезендә формалаштырылган тарификацияләрен тикшерү буенча чаралар уздырыла. Тарифларның дөреслеге тикшерелгәннән һәм хаталар юкка чыгарылганнан соң, мәдәният хезмәткәрләренә сентябрь өчен эш хакы яңадан исәпләп чыгарылачак», - диде министр.

Мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Альбина Сабитова районнардагы азсанлы штатлы, кечерәк мәдәният учреждениеләре берникадәр читтә калуын билгеләп узды. Муниципаль мәдәният учреждениеләре директорларына вазифалар күп йөкләнгәнен, бер хезмәт хакына үзләре кар көрәү, чистарту-җыештыру эшләрен дә башкарырга мәҗбүр булганнарын билгеләп узды. Урам себерүче штатлары каралмаганына зарланды. Техник хезмәткәр, сәркатип-кадровик хезмәт хакларында аерма аз булуын әйтте.

Ирада Әюпова бер муниципаль берәмлектәге һәр мәдәният учреждениесенә дә урам себерүче куеп бетереп булмавын аңлатты. «Бүген уртача хезмәт хакы күпкә артуы белән килешми кала алмыйсыз», - ди ул. Аның сүзен комитет рәисе Разил Вәлиев хуплап, чыннан да, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә түләү мәсьәләсендә күп эшләр башкарылганын билгеләп үтте. «Элекке чор белән бүгенгене чагыштырып карыйм да, бик күп уңай үзгәрешләр. Бүген мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы артуы - Хөкүмәт казанышы, тырышлыгы. Хезмәт хакы түләүнең яңа системасы Хөкүмәт кабул иткән карар. Вакыт яхшы якка үзгәртер, дип уйлыйм», - диде.

Татарстан Республикасы Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова мәдәният учреждениеләрендәге хуҗалык-эксплуатация хезмәтләре дә исәпкә алынырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте. Андый хезмәткәрләрнең барлык составның яртысын тәшкил иткәнен, аларның штатта булуы хәерлерәк икәнен билгеләп узды. Мәдәният учреждениесе хезмәткәре категориясенә кермәгәнлектән, музейларда эшләүче каравылчы, IT-белгеч, машина йөртүче һәм башка техник хезмәткәрләрнең эш хакы артмавын әйтеп үтте. Ирада Әюпова бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итү кирәклеген белдерде.

Татарстанның мәдәният  министры хәбәр иткәнчә,  "Мәдәният турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты эшләнгән. Ул хезмәт юлын башлап кына җибәрергә җыенучы урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләүне күздә тота. Бу чара профильле белем бирү оешмаларының чыгарылыш белгечләрен авыл җирлегендәге дәүләт һәм муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына җәлеп итәргә ярдәм итәр, дип ниятләнә. Бу пособие бер тапкыр биреләчәк. Закон проекты Дәүләт Советына кертелгән.

Разил Вәлиев әлеге закон проекты турында сүзнең инде 8 елдан бирле барганын искәртте. Ул бу закон проектының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланганын, бу максатларга 9,5 млн сум акча кирәк булуын билгеләп үтте.

Закон проекты парламент каравына беренче укылышка тәкъдим ителде.

Бүген депутатлар Чистайның Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү мәсьәләсен күтәрделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, бу нисбәттән, Чистай районында күчмә утырыш уздыруны тәкъдим итте. Ул сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакыйның музее мөшкел хәлдә булуын билгеләп узды.

Ринат Закиров фикеренчә, Чистайда татар мәдәнияте, татар тарихы дәрәҗәсенә игътибар юнәлтүгә йөз тоткан утырыш уздыру кирәк. Комитет рәисе Разил Вәлиев та Гаяз Исхакыйның туган авылында музейның начар хәлдә булуы оят күренеш икәнен таныды. Бу проблема буенча үзенең дә берничә тапкыр сүз кузгаткан булганын әйтте. Аның сүзләренчә, Министрлар Кабинеты карары белән, музейны төзекләндерүгә 35 млн сум акча да бүлеп бирелгән, әмма әлегә кадәр бернинди эш башкарылмаган. Ул Чистайда Исхакый музеен төзекләндерү, һәйкәлен кую мәсьәләсе актуаль булганын билгеләп узды.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.