Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



















Фәрит Мөхәммәтшин: "Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора"

17 сентябрь 2018, 15:53

Фәрит Мөхәммәтшин: "Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора"
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аньхой провинциясе Халык вәкилләре җыенының Даими комитеты рәисе урынбасары Шэнь Сули ханым белән очрашты.

Шэнь Сули ханым Татарстанга эш сәфәре белән килгән Аньхой провинциясе парламент делегациясен җитәкли.

Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны сәламләп, Татарстан Кытай партнерлары белән төбәкара диалог алып бара, дип билгеләп үтте. Кытай республиканың тышкы сәүдә партнерларының беренче унлыгына керә. Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәгариф, мәдәният һәм гуманитар өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек оештырылган. Моннан тыш, ике илнең партияләре арасында хезмәттәшлек актив үсеш ала.

Парламент җитәкчесе билгеләп узганча, республика Идел буеның Россия төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының аерым провинцияләре арасында «Волга – Янцзы» форматында урнашкан хезмәттәшлекне гамәлгә ашыруга сизелерлек өлеш кертә.

«Безне дәүләтләр җитәкчеләре Владимир Путин белән Си Цзиньпин арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр куандыра, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең республикага ышаныч белдергән компанияләрне сәламлибез һәм үз инвестицияләребезне кертәбез. Татарстан өчен Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора».

Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны Дәүләт Советы эшчәнлеге һәм формалашу принциплары белән таныштырды. Республиканың закон чыгару органы да Кытай партнерлары белән үзара отышлы хезмәттәшлекне динамик үстерүгә сизелерлек өлеш кертә дип билгеләп үтте ул.

Шэнь Сули ханым җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Кытай белән Россия яхшы дуслар, нәтиҗәдә Кытай-Россия мөнәсәбәтләре яңа тарихи югарылыкка җитте дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, Аньхой провинциясе Татарстан белән дустанә мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары