Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Фәрит Мөхәммәтшин: "Татар морзалары – татар халкы тарихының әһәмиятле өлеше"

19 сентябрь 2018, 16:05

Фәрит Мөхәммәтшин: "Татар морзалары – татар халкы тарихының әһәмиятле өлеше"
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта Татар морзалары мәҗлесе вәкилләре белән очрашты. Чарада катнашучылар татар нәселләренең гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм торгызу буенча фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешмалар, аерым алганда Мәҗлес эшчәнлегенә карата дәүләтнең игътибарын арттыру идеясен хуплады. “Морзалар – татар халкы тарихының әһәмиятле өлеше, - диде ул. – Без моны игътибарсыз калдырырга тиеш түгел, оешманың дәүләт органнары белән эшчәнлеген үстерү мөһим. Ләкин Мәҗлескә активлык җитеп бетми. Бу иҗтимагый оешмага көч кертү өчен аның нәтиҗәле булуын күрсәтергә кирәк".

Татар моразалары мәҗлесе башлыгы Булат Яушев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев республика парламенты башлыгын оешма эшчәнлеге белән таныштырды.

Мәҗлес 2006 елда Татарстанда рәсми  теркәлгән. Хәзерге вакытта анда 42 борынгы нәселнең 300 артык вәкиле исәпләнә.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, Мәҗлес телне саклау һәм милли мәгарифне үстерүгә кагылышлы күп мәсьәләләрдә итүдә ярдәм итәргә мөмкин, диде.

Мәгълүмат өчен: Морзалар – татар дворяннары. 17 гасырда сәүдәгәрләр катламы барлыкка килгән. Татар морзалары мәҗлесенең (җыелышы) максаты: гаиләләрдә һәм халыкның тарих хәтерендә катлауларның гореф-гадәтләрен саклау, җәмгыятьтә иҗтимагый җаваплы тәртип булдыру, меценатлык һәм хәйриячелек традицияләрен пропагандалау.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары