Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Татарстанда «Бердәм Россия»нең кабул итү бүлмәсенә 10 елда 21 мең кеше мөрәҗәгать иткән

20 сентябрь 2018, 19:55

Татарстанда «Бердәм Россия»нең кабул итү бүлмәсенә 10 елда 21 мең кеше мөрәҗәгать иткән
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 10 ел эчендә 21 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Партиянең җирле кабул итү бүлмәләрендә тагын 150 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең 10 еллыгына багышланган утырышта шул хакта хәбәр итте.

«Иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүчеләр елдан-ел арта бара. Мин моны безнең сәяси партиягә күрсәтелгән ышаныч дип саныйм. Безнең хезмәткәрләрдән борчыган проблемаларны хәл итү өчен конкрет ярдәм, консультация алучылар саны арта. Бер генә сәяси партиядә дә халык белән мондый системалы эш оештырылмаган. Кешеләр безнең партия вәкилләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә», - дип искәртте республика парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында республика законын кабул итүен билгеләп үтте. Аның нигезендә, бердәм кабул итү көне (сишәмбе) билгеләнгән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе пенсия законындагы үзгәрешләргә бәйле мөрәҗәгатьләрнең күп килүен искәртте. «Кешеләрнең үз киләчәкләре өчен борчылуы аңлашыла. Кайбер үзгәрешләр, мисал өчен, гомер озынлыгы, Пенсия фонды чыгымнары арту белән бәйле. Боларның барысы да уйланырга һәм мәсьәләләрне хәл итәргә этәрә», - диде ул.

Парламент башлыгы ТР Дәүләт Советының 24 сентябрьдә узачак утырышында пенсия алды яшендәге гражданнар өчен барлык ташламаларны саклап калуга кагылышлы закон проекты каралачагын әйтте.

Республика шәһәрләре һәм районнарында эшләүче иҗтимагый кабул итү бүлмәләренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, ди Фәрит Мөхәммәтшин. «Аларның барысына да муниципаль хакимият тарафыннан ярдәм күрсәтелергә тиеш», - дип саный ул. 

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары