Дәүләт Советының яңалыклары

Иҗтимагый палатага һәм Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясенә Дәүләт Советы вәкилләре сайланды

24 сентябрь 2018, 15:04

Иҗтимагый палатага һәм  Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясенә  Дәүләт Советы вәкилләре сайланды
Бүгенге утырышта депутатлар Иҗтимагый палатага һәм Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясенә Дәүләт Советы вәкилләрен сайладылар.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин  бу нисбәттән чыгыш ясап, Татарстан Иҗтимагый палатасына Дәүләт Советыннан әгъза сайлау кирәклеге хакында искәртте. Парламент каравына 4 кандидат тәкъдим ителде. «ТР җәмәгать эшлеклекләре берлеге» иҗтимагый оешмасы президиумы рәисе Александр Даренков, «Базис-Инвест-Холдинг» идарәче компания директоры Андрей Герасимов, «Интеграция» инвалидлар иҗтимагый төбәк оешмасының социаль проектлар җитәкчесе Павел Кочкарев, «Ливадия» шифаханәсе баш табибы Фәрит Галимуллин. Рейтинглы тавыш бирү юлы белән Фәрид Галимуллин Иҗтимагый палата әгъзасы итеп сайланды. Аның өчен 74 кеше тавыш бирде.

Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясенә  Дәүләт Советы вәкилләре итеп Тимур Сергеев һәм Роберт Шәймәрданов кандидатуралары расланды.

 «Дәүләт Советы депутатлары ышанычын аклагыз!» –  диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа әгъзаларга.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары