Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде

24 сентябрь 2018, 15:07

Бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде
Бүгенге утырышта 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Финанс министры Радик Гайзатуллин чыгышында үзгәрешләр турында сөйләде. Аның әйтүенчә, өстәмә финанс ресурслары салым һәм салым булмаган кертемнәр һәм бюджетара трансфертлар арту хисабына алынган.

Закон проекты нигезендә, керемнәрнең 21,2 млрд сумга, чыгымнарның 17,4 млрд сумга артуы күздә тотыла.

Бюджет, салымнар һәи финанс комитеты рәисе Леонид Якунин аңлатканча, өстәмә алынган акчалар социаль-мәдәни өлкә, юл объектларын капиталь төзү һәм төзекләндерүгә, федераль максатчан программаларны финанслауга кушылу, авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итү кебек эшләргә тотылачак.

Район һәм шәһәрләр казналарына күчәчәк бюджетара трансфертларның гомуми күләме 830 млн сумга арта һәм 48,9 млрд сум тәшкил итәчәк. «Тулаем алганда, программа буенча чыгымнар 16,5 млрд сумга артачак», - диде ул.

Нәтиҗәдә, республиканың 2018 елгы бюджет күләме керемнәр буенча 246 млрд, чыгымнар буенча 261 млрд 96,3 млн сум күләмендә расланган, дефицит 14 млрд 878,6 млн сум. Бюджет кытлыгы 3 млрд 771 млн сумга кими. Ел башына бюджетта калган акча хисабына ул тулысынча капланачак.

2019 елга бюджет керемнәре 209 млрд 371,9 млн сум, чыгымнар буенча 213 млрд 856,7 млн сум булачак. Дефицит үзгәрмәячәк һәм 4 млрд 484, 8 млн сум тәшкил итәчәк.

2020 елда керемнәр буенча бюджет 215 млрд 461, 8 млн сум, чыгымнар буенча 221 млрд 440,6 млн сум. Дефицит үзгәрешсез кала – 5 млрд 978, 8 млн сум.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары