төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото


Татарстанда 2019 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме билгеле булды

24 сентябрь 2018, 15:10

Татарстанда 2019 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме билгеле булды
Татарстанда, пенсиягә федераль социаль өстәмә акчаны билгеләү өчен, пенсионерларның яшәү минимумы күләме 2019 елга 8232 сум итеп расланды. Татарстан Дәүләт Советының 41нче утырышында шул хакта закон кабул ителде.

Бу мәсьәлә буенча Татарстанның икътисад министры Фәрит Абдулганиев чыгыш ясады. Ул, 2010 елдан башлап, Россия Федерация субъектларының ел саен 1 ноябрьгә кадәр, киләсе елга пенсиягә федераль социаль өстәмә акча күләмен билгеләү өчен, пенсионерларның яшәү минимумы күләмен билгеләүче закон кабул итүен искәртте.

Министр әйтүенчә, 2019 елга Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы итеп билгеләнгән акча фаразланганнан  суммадан 10,8 процентка артык. Россиядә 2019 елда пенсионерларның яшәү минимумы күләме 8586 сум булыр дип фаразлана, диде ул.

Шәхси эшмәкәр булып эшләгән һәм Россия Федерациясе Пенсия фондына акча керткән пенсионерлар пенсиясенә федераль социаль өстәмә акча ала алачак. Шулай ук, авыл җирлегендә түбән хезмәт хакына эшләгән һәм аз түләнә торган эшчәнлек өлкәләрендә эшләгән кешеләргә, хезмәт хакы турында архив белешмәләре булмаучылар өчен каралган. Иминиятләштерелгән затларның шәхси хисапларында иминият взнослары булмаган пенсионерлар да социаль акчага өмет итә ала. Бу - эш дәверендә «конверт»та хезмәт хакы алучылар.

Татарстанда 1 сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада 73 меңгә якын пенсионер пенсиясенә федераль социаль акчаны  ала, бу гомуми санның 6,4 проценты. Аның уртача күләме аена 1648 сум тәшкил итә.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.