төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 24 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



Пенсиягә чыгу яше җитеп килгән гражданнарга ташламаларны саклап калуга кагылышлы закон Татарстан Президенты каравына җибәрелде

24 сентябрь 2018, 15:14

Пенсиягә чыгу яше җитеп килгән гражданнарга ташламаларны саклап калуга кагылышлы закон Татарстан Президенты каравына җибәрелде
Пенсия яше артуга карамастан, Татарстанда 60 яше тулган ирләргә һәм 55 яше тулган хатын-кызларга социаль ярдәм чаралары сакланып кала. Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.

Закон проекты нигезендә, шулай ук, пенсияне алдан билгеләү хокукына ия булган гражданнар өчен дә ташламалар гамәлдә кала.

Илдә пенсиягә чыгу яше артуга карамастан, республикада моңа кадәр булган ташламалар сакланып калачак. Сүз транспортка ташламалар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә, тешләрне протезлау, дарулар сатып алу, күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү өчен түләүдә ташламалар турында бара.

Закон проектын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова, Римма Ратникова, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, депутатлар Татьяна Воропаева, Рифат Ганибаев һәм башкалар әзерләгән.

«Закон проекты 60 яше тулган ир-атларның һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызларның, шулай ук, пенсия иртәрәк билгеләнү хокукына ия булган гражданнар категориясе өчен социаль ярдәм чараларына хокукларын саклап калу максатыннан эшләнгән», - диде Светлана Захарова. Аның сүзләренчә, пенсия яшен арттыру буенча федераль закон проекты турында фикер алышулар барышында халык шушы сорауны еш биргән.

Моннан тыш, закон проекты нигезендә, 2019 елның 1 гыйнварыннан күп фатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлауга взнос түләү чыгымнарына компенсация 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк торак бина милекчеләренә биреләчәк.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.