төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото
















Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль социаль тернәкләндерү үзәкләре төзергә тәкъдим итте

27 сентябрь 2018, 20:17

Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль социаль тернәкләндерү үзәкләре төзергә тәкъдим итте
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өйгә якын урнашкан муниципаль социаль тернәкләндерү үзәкләре төзергә тәкъдим итте. Ижевскида узган Идел буе федераль округы төбәкләре дәүләт хакимиятенең Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 54нче утырышында ул шулай дип әйтте.

Утырышка кадәр парламентарийлар Удмуртия Республикасының инвалидларны тергезү эше алып барыла торган кайбер учреждениеләрендә булды. Шуннан соң закон чыгаручылар Мәңгелек утка, танылган совет, рус конструкторы, ату коралын уйлап тапкан Михаил Калашников һәйкәленә чәчәкләр салды. 

Утырышта Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Алексей Прасолов билгеләп үткәнчә, республика мәгариф оешмаларында инвалид балаларга аерым шартлар тудырылган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән 11 меңнән артыграк бала физик культура һәм спорт белән системалы төстә шөгыльләнә икән. Удмуртия парламенты башлыгы, тергезү хезмәтләрен күрсәтү методикалары һәм аларның нәтиҗәсен бәяләү системалары булмау Идел буе федераль округы төбәкләре өчен инвалидларны комплекслы реабилитацияләүнең нәтиҗәле системасын булдыруга комачаулык тудыра, дип билгеләп үтте.

Татарстан  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инвалидлар белән комплекслы эшләү буенча Татарстанда тупланган тәҗрибә белән уртаклашты. Аерым алганда, республикада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшләвен искәртте. Ел саен 7,7 мең инвалид, 7 мең 347 инвалид бала һәм 776 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тернәкләндерү курслары үтә.

Татарстан парламенты башлыгы республикада бөтен реабилитация эшчәнлегенең ведомствоара нигездә башкарылуын искәртте. “Төрле ведомстволарның иңгә-иң торып эшләве, шулай ук барлык хезмәтләр тарафыннан инвалидларга ярдәм итү физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә гадәти мохиттә тормышка яхшырак җайлашу мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үтте ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук инвалидлар белән эшләүче кешеләрне кызыксындыруның зарурилыгы турында әйтеп үтте. “Кечкенә генә хезмәт хакына авыр эш башкаручы бу кешеләр бөтен күңелен эшкә сала. Республикада мондый кешеләргә ел саен матди һәм мораль ярдәм күрсәтәбез”, – дип басым ясап әйтте ул. 

Чит илләрдә стационарда тернәкләндерү курсы үткән инвалидлар һәм урын өстендә ятучы авыруларның өйләренә киләләр. Социаль хезмәткәр пациент янына килә, аны карый, үзеңә үзең хезмәт күрсәтү нечкәлекләренә өйрәтә һәм психологик ярдәм күрсәтә. Кагыйдә буларак, әлеге үзәкләрне муниципалитетлар контрольдә тота, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин бу өлкәдә кайбер проблемалар булуын да билгеләп үтте. Әйтик, медицина тернәкләндерүе буенча тарифларны чынлыкта сарыф ителгән чыгымнарга туры китерергә кирәк. Моннан тыш, мәгълүматлаштыру нигезендә ведомствоара хезмәттәшлек һәм контрольнең тиешле дәрәҗәсен тәэмин итү мөһим.

РФ Хөкүмәте адресына инвалидларны тернәкләндерү, реабилитацияләү һәм социализацияләү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр урын алган документ кабул итү фикер алышуның төп нәтиҗәсе булды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.