төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 28 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

01 октябрь 2018, 7:02

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы
Хөрмәтле хезмәт һәм сугыш ветераннары! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм!

Бу бәйрәм  җәмгыятебезнең  эзлекле үсешенә нигез булган чорлар  һәм буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Нәкъ менә  өлкән буын кешеләре  үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән илебезнең һәм халкыбызның  тарихи сәхифәләрен баета. Рухи кыйммәтләрне һәм милли гореф-гадәтләребезне саклап, безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз белгәннәрен балаларына һәм оныкларына тапшыра.

  Татарстанда Өлкәннәр көнен бәйрәм итү – рәсми тантана гына түгел, өлкәннәргә чын йөрәктән игътибарлылык һәм җылы мөнәсәбәт күрсәтү, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә илебез, туган республикабыз һәм киләчәк буын хакына башкарган эшләре өчен ихтирам һәм рәхмәтләребезне җиткерү.

Хәзерге вакытта республикада пенсия яшендәге миллионнан артык кеше яши, бу сан һаман артып тора. Дәүләт алдында торган мөһим бурычларның берсе – ветераннарга һәм остазларга, шул исәптән эшләүчеләргә дә, һәрьяклап ярдәм итү. Һичшиксез, моның өчен күп эшләнә. Пенсия турындагы кануннарны камилләштерү кысаларында Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасында һәм региональ парламентларда төрле тәкъдимнәр карала. Россия Федерациясе Президенты мондый гражданнарның хокукларын  һәм мәнфәгатьләрен өстәмә яклый торган тәкъдимнәр белән чыкты. Пенсияләрне индексацияләү, гадәти социаль йөкләмәләрне үтәү белән бергә “2025 елга кадәр Россия Федерациясендә өлкән буын гражданнар мәнфәгатьләрендәге  гамәлләр стратегиясе”  мөһим роль уйный. Бу әһәмиятле документ “төрле яшьтәге кешеләр  өчен җәмгыять” төзү, өлкән буынны җәмәгать эшенә тарту, хезмәткә җәлеп итү, эш белән тәэмин итү, аларга иҗади озын гомер тәэмин итү кебек бурычлар куя.

Шушы уңайдан үз тирәсенә көннән-көн күбрәк социаль актив гражданнарны туплаучы республика ветеран  оешмаларының, шулай ук ун елдан артык эшләп килүче Өлкән буын университетының күпкырлы эшчәнлеген искә алмый мөмкин түгел. Аның девизы: “Гыйлем аша өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту”. Һәм бу – буш сүзләр генә түгел. Төрле программалар  заманча тормышка уңышлы  яраклашырга, компьютер технологияләрен үзләштерергә, яңа белем тупларга һәм дуслар табарга мөмкинлек бирә.

Кадерле ветераннар! 

Әлеге бәйрәм көннәрендә  барыгызга да – лаеклы ялга чыкканнарга да, хезмәтен дәвам итүчеләргә дә – нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы телим. Якыннарыгызның мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, бәхетле  яшәгез. Яшь күңелегез озак елларга көч-куәт өстәп торсын!  Бәйрәм белән!



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.