Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Комитет бюджет турындагы законны хуплады

02 октябрь 2018, 14:36

Комитет бюджет турындагы законны хуплады
Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бүгенге утырышында депутатлар берничә федераль һәм республика закон проектларын капрадылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

"2018 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты беренче укылышта каралды. Документның төп күрсәткечләре турында мәгълүмат белән ТР Икътисад министры урынбасары олег Пелевин һәм финанс министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясадылар.

Олег Пелевин сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармаклары үсеше, куллану базары һәм сәүдә өлкәсендәге вәзгыять, инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендәге уңай тенденциянең саклануы, алдынгы үсеш территорияләре (ТОРлар) саны арту һәм республика икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлек өлешенең үсүе турында сөйләде. Эшсезлек, дәрәҗәсенең, куллану бәяләре һәм инфляция күрсәткечләренең, хезмәт хаклары һәм башка социаль юнәлешләрнең канәгатьләнерлек булуын билгеләп үтеп, министр урынбасары социаль-икътисадый үсеш фаразының Стратегия-2030 программасына туры килүен ассызыклады.

Алла Анфимова әйтүенчә, 2019 елда республика бюджеты үның керем өлеше 228 млрд 230,6 млн күләмендә планлаштырыла, чыгымнар өлеше 232,4 млрд сум, ә дефицит4 млрд 151,3 млн булыр дип көтелә.

Парламент комитеты рәисе Шакир Яһудин комитет карамагындагы сораулар буенча бюджет законы проектында җитәрлек күләмдә акча бирелгәчәген билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул Республика суд-медэкспертиза бюросының өстәмә рәвештә 13,8 млн сум сорап язган мөрәҗәгатенә игътибар итте.

Закон проектын тикшерүдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, депутатлар Рафил Ногманов, Илдар Шамилов, Иҗтимагый палата, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Комитет Республика суд-медэкспертиза бюросы үтенечен һәм тулаем закон проектын хуплады.

"Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуклары комиссияләренең эшчәнлеген оештыру буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен тапшыру турында" һәм "Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында" ТР законнарының Лениногорски районында үтәлеше турында мәгълүмат белән әлеге район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк чыгыш ясады.

Аның чыгышы бу өлкәдә райондагы вәзгыять һәм законнарны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сораулар тудырды.

Республика парламенты җитәкчесе урынбасары Юрий Камалтынов әйткәнчә, балигъ булмаганнар эшләре комиссияләренә бөтен авырлыкларны салырга түгел, ә аларның координатив мөмкинлекләрен активрак файдаланырга кирәк. "Ихтимал, аларның эшчәнлеген җайлый торган законнар үзләре үк камиләштерүгә мохтаҗдыр, - диде ул. - Хисап буенча бар да тәртиптә: акча бирелә, нидер эшләнә, ләкин нәтиҗә генә куандыра алмый. Урындагы комиссияләр абруйлы көч булырга тиеш, ә моның өчен алар җитәкчелекнең иң җитди игътибарына мотаҗ".

Контроль сорау буенча фикер алышуларда комитет җитәкчеләре Шакир Яһудин һәм Рафил Ногманов, депутатлар Сергей Рачков, Илдар Шамилов, Лотфулла Шәфигуллин, Разия Садыйкова һәм башкалар катнашты.

Комитет утырышында  шулай ук башка сораулар да каралды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары