Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Юрий Камалтынов Бөекбританиянең Лордлар палатасы әгъзасы лорд Уэйверли белән очрашты

01 октябрь 2018, 15:48

Юрий Камалтынов Бөекбританиянең Лордлар палатасы әгъзасы лорд Уэйверли белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Бөекбританиянең Лордлар палатасы әгъзасы, Россия буенча партияара парламент төркеме урынбасары Джон Десмонд Форбс, лорд Уэйверли белән очрашты. Мәртәбәле кунак Татарстанга эш сәфәренә килде.

Лорд Уэйверлинең Татарстанга сәфәре республиканың  икътисади эшчәнлеге мәсьәләләренә бәйле. Шуңа күрә очрашуда  иң элек республиканың  икътисади мөмкинлекләре, бу мәсьәләләрне хәл итүдә Дәүләт Советының роле турында сүз барды.  Яклар, сәүдә  мөнәсәбәтләреннән тыш, парламентара һәм  мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында да сөйләштеләр.

 Лорд Уэйверли Татарстанда бизнес оештыру шартларыннан канәгать булуын белдерде, бу чит илләр инвесторларына да кагыла һәм дөньяның эшлекле даирәсендә кызыксыну уята.

 Лорд Уэйверли шулай ук үзара каршылыкларны җиңәр өчен  төбәкара  диалог урнаштыруның мөһимлеген искәртте. «Бизнес – узара аңлашуга әйбәт этәргеч  бирә торган зур көч», – дип басым ясады ул.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, АндрейДанилов фотолары