Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Римма Ратникова: "Бүген булдырыла торган китапханәләр фондлары ярдәмендә киләчәктә мәдәниятебезнең торышы билгеләнәчәк"

02 октябрь 2018, 16:22

Римма Ратникова: "Бүген булдырыла торган китапханәләр  фондлары ярдәмендә  киләчәктә мәдәниятебезнең  торышы билгеләнәчәк"
Бүген Дәүләт Советында "Китапханә" фондлары: проблемалар һәм чишелешләр" Ботенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булып узды. Чарага җыелган төрле төбәкләр һәм ерак чит илләр вәкилләрен депутатлар исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова сәламләде. Китапханәләр фондларын булдыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышуга багышланган конференция 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Россиянең 17 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 200дән артык вәкил катнаша.

Римма Ратникова  республикабыз китапханәләре фондларында XIV гасырдан башлап 23 миллионнан артыграк китап саклануы һәм аларның Татарстанның милли горурлыгы булып торуы турында сөйләде.  "Бүген булдырыла торган китапханәләр  фондлары ярдәмендә  киләчәктә мәдәниятебезнең  торышы билгеләнәчәк", - дигән фикерен җиткерде парламентның вице-спикеры.  Аның әйтүенчә, мондый чаралар  китап уку мәсьәләләренә игътибарын җәлеп итү һәм җәмәгатьчелек аңында китапханәләрнең  әһәмиятен үстерү мөмкинлеге бирә.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова китапханә системасы өчен кадрлар әзерләү критерийларын яңадан карау, шулай ук яшь белгечләрне әлеге өлкәгә тарту кирәклеген әйтте.

Ирада Әюпова хәзерге вакытта барлык китапханәләр диярлек Интернетка тоташуы хакында сөйләде. “2010 елдан башлап, барлык электрон чыганакларны бер каталог итү кирәк дип уйладык. 2017 елның гыйнварыннан республикада бердәм китап укучы билеты проекты эшләнде. 2018 ел башында 1285 китапханә әлеге билетлар буенча хезмәт күрсәтә башлады. Бу күпме кешенең чынлап та китап укуын һәм нәрсә укуын билгеләү мөмкинлеген бирә”, - диде мәдәният министры.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилв фотолары