Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2019 елга һәм 2020-2021 елларга республика бюджеты турында закон проекты каралды

03 октябрь 2018, 17:08

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2019 елга һәм 2020-2021 елларга республика бюджеты турында закон проекты каралды
Бүген Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2019 елга һәм 2020-2021 елларга республика бюджеты турында закон проекты төп сорауларның берсе булды. Комитет үз җаваплылыгындагы мәсьәләләр буенча бүлекләрне карады. Бу, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, авыл хуҗалыгы, балыкчылык, урман һәм су хуҗалыклары һәм башкалар.

Татарстан бюджеты керемнәренең гомуми күләме 2019 елда 228 млрд 230 млн 599,5 мең сум, чыгымнар 232 млрд 381 млн 876,4 мең сум булыр дип фаразлана. Бюджет кытлыгы 4 млрд 151 млн 276,9 мең сум тәшкил итә.

Комитет әгъзалары, бюджет кысаларында, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә эш хакын арттыру, авыл хуҗалыгы продукциясендә импортны алмаштыру мөмкинлекләре ничек каралачагы турында кызыксынды.

Республиканың социаль-икътисади үсешенә фараз күрсәткечләре белән республиканың икътисад министр урынбасары Айрат Шәмсиев таныштырды. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгында җитештерү үсеше киләсе елда 2 процент булырга тиеш.

Депутатлар, закон проектын хуплап, аны беренче укылышка тәкъдим иттеләр.

Шулай ук, Дәүләт Советының чираттагы утырышында шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә дәүләт ярдәме турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул итү планлаштырыла. «Мониторинг нәтиҗәләре буенча, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары исемлегенә теплицалар төзелеше һәм үсентеләр сатып алу өчен субсидияләр бирү юнәлешен өстәү ихтыяҗы туды», - диде Таһир Һадиев. Документ өченче укылышка әзерләнгән.

Утырышта Җир һәм Урман кодексларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды. Алар федераль законның соңгы үзгәрешләрен исәпкә алып эшләнгән.

«Чыннан да, комитет мөһим сорауларны күтәрде. Бюджет – ул смета, монда керем өлеше дә, чыгымы да. Аны дөрес итеп кабул итү, канәгать калу өчен күп мәсьәләләрне карап чыктык. Халык белән бергә «Законнарны бергә язабыз» дигән проект кысаларында очрашабыз, кискен сорауларны билгелибез. Күп балалы гаиләләр өчен җир биләмәләрен инфраструктура белән тәэмин итү, чүп җыю буенча авыр сораулар бар», - диде Таһир Һадиев журналистларга.

 "Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары