төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото








Социаль найм килешүләре буенча гражданнарны торак белән тәэмин итүдә үзгәрешләр көтелә

04 октябрь 2018, 17:13

Социаль найм килешүләре буенча гражданнарны торак белән тәэмин итүдә үзгәрешләр көтелә
Татарстанда социаль найм килешүләре буенча гражданнарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсендә билгеле бер үзгәрешләр кертелә. Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында "ТР Дәүләт торак фонды һәм муниципаль торак фондыннан социаль найм килешүләре буенча торакка гражданнар хокукларын гамәлгә ашыру турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк үзгәрешләрне билгеләп узды. Федераль закон тарафыннан РФ Торак кодексының 56нчы маддәсенең 1нче өлешенә үзгәреш кертелгәнен әйтте. Аның нигезендә, гражданнарга бакча җир биләмәсен бирү аларны торакка мохтаҗлар учетыннан төшерү өчен җирлек булмый. Министр урынбасары шушы үзгәрешләрне кертүне тәкъдим итте.

Закон проекты нигезендә, һәр гаилә әгъзасына туры килгән һәм торак алуга ипотека кредиты өчен кирәкле уртача айлык күмәк керем чиген билгеләү формулаларын тәгаенләштерү тәкъдим ителә. Алар буенча һәр муниципаль берәмлек, социаль найм килешүләре буенча торакка мохтаҗ гражданнарны учетка бастыру өчен гаиләнең күмәк айлык кеременең чикләрен билгели. Татарстанда 3 һәм аннан күбрәк кешесе булган гаиләләр өчен бу күрсәткечләр 4065 сумнан алып (Зәй районы) 24 мең 555 сумга кадәр (Яр Чаллы) тибрәлә. Шул ук вакытта җан башына яшәү минимумы 8800 сум күләмендә билгеләнгән, һәм 34 районда чик күрсәткечләре бу күрсәткечтән түбәнрәк булып чыга дигән сүз. Ике муниципаль районда гына - Менделеевски һәм Чаллыда 3 һәм аннан күбрәк кешеле гаиләләр өчен чик күрсәткечләре минималь кулану бюджетыннан артык (14985 сум).

"Элек, бакча җирләрендә участок биргәндә, торакка мохтаҗлар учетыннан төшерә иделәр. Бүгенге көндә андый пункт төшереп калдырыла. Җир бирелгән очракта да, гаилә мохтаҗлар учетында кала", - дип аңлатты Илшат Гыймаев журналистлар белән аралашканда.

Министр урынбасары тагы бер кат гаиләләрнең учетка һәр район-шәһәрдә билгеләнгән күмәк керем күрсәткечләре буенча куелуын искәртте. "Бүген Татарстан территориясендә бердәм күрсәткечләр булырга тиеш дип саныйбыз. Шулай булса, бар җирдә дә гаделлек булачак, бер район да кимсетелмәячәк. Бу законның килеп чыгуы һәркайда икътисади үсешнең бертөрлелеген тәэмин итәчәк. Аз керемле гражданнарның хокукларын яклау кебек булачак бу", - диде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.