Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Парламентта белем бирү учреждениеләрендә спорт залларын, азык-төлек блокларын һәм медицина кабинетларын төзекләндерү мәсьәләсе күтәрелде

04 октябрь 2018, 17:46

Парламентта белем бирү учреждениеләрендә спорт залларын, азык-төлек блокларын һәм медицина кабинетларын төзекләндерү мәсьәләсе күтәрелде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында мәктәпләрдә спорт залларының мөшкел хәлдә булу проблемасы күтәрелде. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Иң элек, утырышта катнашучылар, беренче мәсьәлә итеп, 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты буенча фикер алышты. Аны беренче укылышка тәкъдим иттеләр.

Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова республика бюджеты керемнәре күләме 2019 елда 228 млрд 230 млн 599,5 мең сум, чыгымнар 232 млрд 381 млн 876,4 мең сум булачагын әйтте. Дефицит 4 млрд 151 млн 276,9 мең сумнан гыйбарәт.

Алга таба Алла Анфимова депутатлар игътибарына шушы комитет җаваплылыгында булган тармакларга киләсе елда күпме акча юнәлтү турында мәгълүмат җиткерде.

Сәламәтлек саклау тармагына киләсе елда 21 545,3 млн сум акча бүлеп бирү ниятләнә. “2021 елга кадәр Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау үсеше” дәүләт программасы кысаларында, медицина оешмалары эше акчалата тәэмин ителәчәк, сәламәтлек саклау учрежениеләренә капиталь ремонт үткәреләчәк.

“Социаль сәясәт” бүлеге программалары өчен 2019 елда 42 281 млн сум акча каралган. Спорт һәм физик тәрбия программалары өчен 4 854,7 млн сум акча юнәлтү ниятләнә. Әмма 2020-2021 елларда акчалар күләме кимрәк булыр дип фаразлана. Бу федераль казнадан бюджетара трансфертлар кыскару белән бәйле.

Алла Анфимова сүзләренчә, киләсе елда социаль-мәдәни өлкә һәм иҗтимагый инфраструктура объектлары төзелеше һәм капиталь ремонтны финанслауны дәвам иттерү күздә тотыла.

Депутат Руслан Йосыпов Казан мәктәпләрендә спорт залларында капиталь ремонт үткәрелмәвен билгеләп узды. Иң элек, бу эшкә 114, 136 нчы мәктәпләрдән тотынырга кушты. “114нче мәктәптә спорт залы ярымподвал кебек бинада, бик кечкенә, чишенү бүлмәләре дә юк. Укучылар баскыч астында киенеп-чишенергә мәҗбүрләр. 136нчы мәктәптә урамда спорт мәйданчыгы юк, спорт залы үзе бик салкын, таушалган”, - диде.

Бу сорауга җавапны Татарстанның Мәгариф министрлыгы вәкиленнән сорадылар. Венера Садыйкова әйтүенчә, спорт залларын төзекләндерү программасы әлегә авыл мәктәпләренә генә карый. Ә шәһәр мәктәпләре буенча мәсьәлә аерым тәртиптә каралачагына ышандырды.

Комитет рәисе Светлана Захарова фикеренчә, бу проблема медицина кабинетларына, азык-төлек блокларына да кагыла. “Без иске мәктәпләрдә спорт залларын, азык-төлек блокларын ремонтлау буенча тагын бер кат республика Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш”, - дип белдерде ул.

“Татар-информ”  МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары