Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре "Агач утырту көне" акциясендә катнаштылар

06 октябрь 2018, 10:26

Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре "Агач утырту көне" акциясендә катнаштылар
6 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре "Агач утырту көне" дигән акциянең көзге этабында катнаштылар. Татарстанда күпләп агач утырту Россиядә волонтерлар елы уңаеннан каралган чаралар кысасында уздырыла.

Түбән Кабан һәм Урта Кабан күлләре арасында урнашкан Вахитов паркында парламент аппаратының идарә һәм бүлекләре хезмәткәрләре йөздән артык Европа чыршысы, гади миләш һәм вак яфраклы юкә үсентеләре утырттылар. Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре табигать ярдәмчеләрен утырту материалы, техника, эш кораллары һәм махсус киемнәр белән тәэмин иттеләр. Паркта Президент, Дәүләт Советы һәм хөкүмәт аппаратлары көче белән барлыгы 400 агач утыртылды.

Бүгенге акциядә Татарстанда 20 меңгә якын кеше катнаша. Барлыгы 300 гектар мәйданда 1,3 млн агач үсентесе утыртылачак.

 Матбугат хезмәте