Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Разил Вәлиев: "Бюджет проектын караганда, булган проблемаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк"

10 октябрь 2018, 14:32

Разил Вәлиев: "Бюджет проектын караганда, булган проблемаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк"
10 октябрь көнне парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар киләсе елларга республика бюджеты проектын карап тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

"2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына ТР бюджеты турында" закон проекты турында мәгълүмат белән ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанс министры урынбасары Оксана Кисапова чыгыш ясадылар.

2019 елга социаль-икътисад үсеш фаразын тәкъдим итеп, Олег Пелевин республиканың төп финанс документын әзерләгәндә нефть бәяләре, дөнья валюталары курсы һәм инфляция үсеше темплары күрсәткечләре исәпкә алынуын билгеләп үтте. Киләсе елда гомуми региональ продукт күләме 2 трлн 350,4 млрд сум булыр дип фаразлана, инвестицияләр 705,8 млрд сум булырга тиеш, ә сәнәгать җитештерү үсеше 103,3 процент тәшкил итәр дип көтелә.

Оксана Кисапова биргән мәгълүматтан билгеле булганча, 2019 елда бюджетның "Мәгариф" бүлегенә 68 млрд сум, мәдәният һәм кинематография өлкәсенә 7,9 млрд сум, ә массакүләм мәгълүмат чараларына 1,4 млрд сум бүлеп биреләчәк.

Закон проекты буенча фикер алышуларда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламент комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, депутатлар Ринат Закиров, Илшат Әминов, Артур Абдулҗанов, Ирина Бакова, Александр Славутский, ТРда Балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм галим Марат Лотфуллин катнаштылар.

Ринат Закиров, авылларны саклап калуның мөһим чарасы буларак, кешеләрне, аеруча яшьләрне, авылда төпләндереп калдыру механизмын финанслау перспективасы белән кызыксынды.

Марат Лотфуллин русчадан тәрҗемә ителгән мәктәп дәреслекләренә экспертиза ясаттыруның кыйммәтлегенә борчылу белдерде һәм бу эшкә бюджетта акча каралганмы икән дигән сорау бирде.

Ирина Бакова мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына мәктәп яны территориясен төзекләндерү эшләрен дә кертү турында тәкъдим кертте.

Гүзәл Удачина депутатларның игътибарын химия һәм физика лабораторияләрен, башка кабинетларны җиһазлау проблемасына юнәлтте.

Фикер алышуларга нәтиҗә ясап, Разил Вәлиев закон проектындагы бюджет ассигнованиеләренең комитет игътибарындагы мәсьәләләрне чишүне тәэмин итәрлек күләмдә каралган булуын билгеләп үтте ләкин шул ук вакытта кайбер проблемаларның күрсәтелмәвен тәнкыйтьләде. "Бюджет проектын караганда, чишелмичә калып килүче проблемаларга аеруча нык игътибар бирергә кирәк, ә алар шактый, - диде ул. - Әлбәттә, мәгариф һәм мәдәният үсеше өчен республикада бик күп эш башкарыла, дәүләт программалары да тормышның барлык ягын колачлый. Ләкин, аерым алганда, авыл клубларын җиһазлау, китапханә фондларын татарча китаплар белән тулыландыру һәм башка мәсьәләләрне игътибарсыз калдырырга һич тә ярамый. Кызганычка каршы, татар теле һәм әдәбияты кабинетларында татар әдәбияты классикларының рәсемнәре булмаган мәктәпләр дә очрый бит әле. Мондый хәлләр булмасын өчен, бюджет формалаштыру һәм аны үтәүгә формаль карарга түгел, ә аларны җентекләп өйрәнергә һәм эш итәргә кирәк".

Фикер алышулар нәтиҗәсендә Комитет бәяләмә кабул итте.

Утырышта шулай ук башка закон проектлары да каралды.

Матбугат хезмәте