төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото








Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары киләсе ел бюджеты буенча фикер алыштылар

09 октябрь 2018, 19:31

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары киләсе ел бюджеты буенча фикер алыштылар
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты буенча фикер алыштылар. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

ТР Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин 2019-2021 елларга Республиканың социаль-икътисади үсеше фаразы белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2019 елда хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше 2018 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 2,4 процентка, 2021 елда 3,3 процентка артачак.

Утырышта депутат Николай Рыбушкин азык-төлеккә бәяләр арту мәсьәләсен кузгатты. Ул кече һәм урта бизнес белән хәлне аңлатуны сорады. ТР Икътисад министрлыгы вәкиле бәяләр артуга гына түгел, аларның кимүенә дә игътибар итәргә тәкъдим итте.

“Чыгыш ясаучылар сәүдә әйләнеше артуы хакында әйтте. Сәүдә әйләнеше җитештерү хисабына түгел, ә азык-төлеккә бәяләр арту хисабына арта. Икмәктән башлап көн саен бәяләр арта бара. Ялган саннар күрсәтергә кирәкми, төгәл саннарга таянып эшлик"- диде Николай Рыбушкин.

Министр урынбасары әйтүенчә, Икътисад министрлыгының җирле үзидарә органнары, статистика органнары, ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге белән берлектә атна саен товарларга бәяләр мониторингы үткәрә.

“Без сәүдә өлкәсендә шөгыльләнүчеләр белән даими арлашабыз. Һәр товар буенча бәяләрне күзәтеп барабыз. Кайбер товарларга бәяләр сизелерлек кимү күзәтелә. Кызганычка каршы, без бәяләрнең артуын гына сизәбез, ә бәяләр кими башлагач, моны беркем дә сизми”, – дип җавап бирде Олег Пелевин.

Николай Рыбушкин кече һәм урта бизнеска кагылган мәсьәләне дә әйтте. “Бездә ел саен күпме оешма ачыла, ябыла һәм бөлгенлеккә төшә? Минемчә, кече бизнес ачылуга караганда күбрәк бөлгенлеккә төшә. Тик сез моны әйтергә теләмисез”, – диде ул.

Олег Пелевин кече һәм урта бизнес белән вазгыять контрольдә тотыла, дип белдерде. "Чыннан да, ябыла торган предприятиеләр бар, Россиянең башка субъектларына яңадан рәсмиләштерелә торган предприятиеләр бар. Без анализ үткәрдек, сәбәпләрен ачыкладык. Министрлыклар, ведомстволар, Дәүләт Советы депутатлары белән тәкъдимнәр һәм чишү юллары әзерләнде, хәзерге вакытта алар карала. Саннарны үзебез язып утырмыйбыз, статистика һәм салым хезмәте саннарына таянабыз", – дип белдерде ул.

Утырышта РФ иҗтимагый ярдәм күрсәтү буенча гомумроссия профсоюзлар хезмәтенең Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова 2019 елда республика бюджетында муниципаль хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү чараларын исәпкә алырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

“Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы статьяларында күп кенә мөһим пунктлар үтәлә, ләкин муниципаль хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын социаль иминиятләштерү пункты акчалата ярдәм белән ныгытылмаган. Закон биш ел гамәлдә, тик акча юк. Татарстанда хезмәт урынында бәла-казага тарып имгәнү, җәрәхәтләнү очраклары бар һәм ул кешеләр муниципаль хезмәткәрләр буларак иминияләштерү ала алмаган. Бездә хәтта үлем очраклары да була. Мәсәлән, муниципаль районнарның берсендә хатын-кыз үлгән, аның балигъ булмаган баласы калган. Бу очракта нәрсә эшләргә?” – дип әйтте ул.

Ольга Калашникова бюджетта муниципаль хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын иминиятләштерү өчен, 11 млн сум акча кирәк, дип саный. Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин утырыш нәтиҗәләре буенча тиешле пунктны кертергә тәкъдим итте. Анда ТР Хөкүмәтенә 2019 һәм аннан соңгы елларга төбәк бюджеты проектында кирәкле күләмдә акча бүлеп бирү тәкъдим ителәчәк.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.