Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




КПРФ фракциясендә республика бюджеты турында закон проекты каралды

11 октябрь 2018, 14:12

КПРФ фракциясендә республика бюджеты турында закон проекты каралды
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы булды анда депутатлар "2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына ТР бюджеты турында" закон проектын тикшерделәр.

Утырыш башында фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов закон проектының барлык дәрәҗәдә актив каралуын билгеләп үтте. Ул әйткәнчә, әлеге тема фракциянең октябрь аендагы көн тәртибендә үзәк урынны алып тора.

Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы һәм бюджетның төп параметрлары турында мәгълүмат белән ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанс министры урынбасары Алексей Шишкин чыгыш ясадылар. Алар шулай ук депутатларның сорауларына җавап бирделәр.

Тәкъдим ителгән закон проекты турында фикер алышканнан соң фракция әгъзалары икенче укылышка кадәр үзләренең тәкъдимнәрен кертергә килештеләр.

Утырышта депутатлар шулай ук Дәүләт Советының 42нче утырышы көн тәртибенә кертелгән сораулар буенча фикер алыштылар.

Матбугат хезмәте