Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Бюджет, салымнар һәм финанс комитетында киләсе ел бюджетына бәяләмә бирелде

10 октябрь 2018, 20:31

Бюджет, салымнар һәм финанс комитетында киләсе ел  бюджетына бәяләмә бирелде
«2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты беренче укылышка әзер, ул шушы арада узачак парламент утырышына чыгарыла. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар барлык профиль комитетлар биргән тәкъдим, төзәтмәләрне берләштереп үз бәяләмәсен бирде.

2019 елда хезмәт хакы фонды 105,6-106,8 процентка артыр дип көтелә,  дип белдерде утырышта  Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.

Аның әйтүенчә, 2018 елның гыйнвар-июль айларында уртача айлык хезмәт хакы, 8,6 процентка артып, 33 929 сум тәшкил иткән. Гадәттәгечә, файдалы казылмалар чыгару, мәдәният, спорт, электр энергиясе белән тәэминат, мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармакларында хезмәт хакы иң югарысы.

2019 елга бюджет сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе – РФ Президенты Указларын тормышка ашыру кысаларында, бюджет өлкәсендәге аерым категория гражданнарның хезмәт хакын ел саен арттыру. 2019 елның 1 октябреннән бюджет өлкәсенең аерым категория хезмәткәрләрнең эш хакы 4,3 процентка, 2020 елның 1 октябреннән 3,8 процентка, 2021 елның 1 октябреннән 4 процентка күбрәк булыр дип көтелә.

Олег Пелевин әйтүенчә, эшсезлек элеккечә чагыштырмача түбән дәрәҗәдә. Быел август азагына 10,3 мең эшсез кеше теркәлгән. Эшсезләр саны эшче көчтән 0,7 проценттан артмас, дип фаразлана.

2019 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше - 271,5 млрд сум, чыгым өлеше 275,6 млрд сум булачак. Дефицит – 4,1 млрд сум. Республика бюджеты 228,2 млрд сум керем алып, чыгымнар 232,3 млрд сум булачак. Дефицит, шулай ук, 4,1 млрд сум. Белгечләр дефицитның ел башына калдыклар хисабына балансланачагын әйтте.

2020 елга фараз түбәндәгечә: консолидацияләнгән бюджетта керемнәр – 270 млрд, чыгымнар 274,6 млрд сум, бюджет кытлыгы 4,8 млрд сум. 2021 елда консолидацияләнгән бюджетта керемнәр 277,6 млрд сум, чыгымнар 282,9 млрд сум, дефицит 5,3 млрд сум. Татарстан бюджетында керемнәр 232,1 млрд сум, чыгымнар 237,4 млрд сум.

 

Бизнес вәкилләренә каралган ташламалар салым каникулларына караганда отышлырак, дип хәбәр итте республиканың Финанс министры Радик Гайзатуллин.

Аның әйтүенчә, эшмәкәрләр өчен кайбер салым ташламалары 2019 елга Татарстан бюджеты проектында исәпкә алынган. “Консолидацияләнгән бюджетта 6,6 млрд сум, республика бюджетында 5 млрд сумнан артык акча каралган”, - диде ул.

Министр әйтүенчә, 2017 ел башына республикада 84,4 мең эшмәкәр булса, ел азагына 88 мең исәпләнә. “2018 елның 1 августына тагын 1480 эшмәкәр өстәлде. Салым хезмәте мәгълүматлары буенча, салым түләүнең гадиләштерелгән системасы нәтиҗәсендә, бездә ел саен салым түләүчеләр саны һәм салым күләме арта бара”, - диде ул.

Кече һәм урта бизнес өчен салым каникулларын кертүне парламент тыңлауларында Икътисад министры Фәрит Габделганиев тәкъдим иткән иде. Ул бу тәкъдимне Татарстан Президенты да хуплаганын искәртте. "Анализ күрсәткәнчә, без эшкуарларның бер өлешен югалтабыз, алар күрше төбәкләргә күчеп китә. Бу Татарстанда кайбер патентлар буенча бәяләрнең югары булуы белән бәйле”, – дигән иде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев та аны хуплап: «Федераль законнар бизнес ачу өчен салым каникуллары билгеләү мөмкинлеген бирә. Моннан күп кенә субъектлар файдаланды. Бәлки, һичьюгы өстенлекле юнәлешләр буенча каникуллар кертергә кирәктер», - диде парламент тыңлауларында.

“Министр эшмәкәрләр башка төбәкләрдә теркәлә дигән иде. Без бу сорауны тагы бер кат өйрәндек. Салым түләүчеләр буенча бездә мәгълүмат бар, без әлегә мондый хәлне күзәтмибез”, – диде Радик Гайзатуллин.

Ул салым каникулларының бизнесның яңа вәкилләре өчен салым түләүдән кичектереп тору мөмкинлеге генә булуын искәртте. “Предприятие һәм шәхси эшмәкәрләрнең ике ел дәвамында бурычлары җыела да, аннары алар барыбер шул салымны түләргә тиеш булачак. Бу вакытлыча гына азат итү. Минемчә, республикада акчалата ташламалар күпкә нәтиҗәлерәк. Салым каникуллары алар бизнесның барлык предприятиеләре өчен түгел, башлап җибәрүчеләр өчен генә бит, ә ташламалар һәркемгә кагыла”, - дип ачыклык кертте финанс министры.

Аның әйтүенчә, республиканың Финанс һәм Икътисад министрлыклары салым каникуллары турындагы сорауны өйрәнә. “Премьер-министр һәм Президентка хисап тотачакбыз. Алга таба барысы да бюджетта чагылыш табачак”, - диде.

Быел предприятиеләргә 5 млрд 768 млн сум күләмендә салым ташламасы бирелгән. Тагын 894 млн сум күләмендәге ташламаны муниципалитетлар биргән. Эшмәкәрләр барлыгы 6 млрд 662,7 млн сум күләмендә ташлама алган.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары