Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Президиум ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасында бәян ителгән тәкъдимнәрне тормышка ашыру максатыннан 2019 елга чаралар планын раслады

11 октябрь 2018, 18:56

Президиум ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасында бәян ителгән тәкъдимнәрне  тормышка ашыру максатыннан 2019  елга чаралар планын раслады
Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 42 нче утырышы 18 октябрьдә була. Бүген бу хакта республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган Президиум утырышында билгеле булды.

Көн тәртибенә кертелгән сорауларны карый башлаганчы Фәрит Мөхәммәтшин республикада соңгы вакытларда булган иҗтимагый-сәяси һәм социаль-мәдәни вакыйгаларга тукталып узды. Иң мөһимнәр арасында ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасы булып, парламент башлыгы әйтүенчә, "бик киң, хакимиятнең барлык тармакларына конкрет бурычлар куелды".

"Татарстан Республикасы бюджетын карауга җитди әзерлек эшләре алып барылды. Татарстан Президентының парламентка Юлламасы - республиканың үсеш векторы, ә бюджет – Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларны үтәү коралы", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Республика бюджеты проекты Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, парламент тыңлауларында җентекләп тикшерелде, шулай ук муниципаль районнарда зона киңәшмәләре уздырылды. Быел бюджет проектын һәр комитет аерым карады. Киләсе елның бюджет кереме  үтеп бара торган елдагыга карый артыграк. Тулаем алганда, бюджет социаль мәсьәләләрне яклый. Бюджетның 70 проценты социаль юнәлешкә тотыла, халыкның яшәү шартларын кайгыртырга кирәк", - диде парламент башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе депутатларга 10-12 октябрьдә Беларусиянең Могилев шәһәрендә булачак Беларусия һәм Россия  регионнарының бишенче форумы турында мәгълүмат бирде. Әлеге чара кысасында Фәрит Мөхәммәтшинның берничә эшлекле очрашуы булачак. "Тугандаш Берарусия республикасының төбәкләре белән  узара элемтәләрне ныгыту ике як өчен дә файдалы", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук "Законнарны бергә язабыз" һәм "Парламент дәресе" проектларының да уңышлы рәвештә тормышка ашырылуын әйтеп узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының киләсе утырышында 33 мәсьәлә, шул исәптән тугыз республика закон проекты каралачак.

Республика парламенты Секретаре Лилия Маврина билгеләп үтүенчә, гадәттә  октябрь аенда бюджетка кагылышлы закон проектлары карала –  “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” һәм “2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”  закон проектлары.       

 “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проекты өченче укылышка, “Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”,  “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”,  “Мәдәният турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектлары икенче укылышка чыгарыла.

Депутатлар беренче укылышта “Татарстан Республикасы Конституция суды турында", “Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында” һәм  “Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында” закон проектларына кертеләчәк үзгәрешләрне караячаклар.

Хөкүмәт сәгате кысаларында  “2016 – 2021 елларга һәм алга таба 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы транспорт комплексын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итү турында” мәгълүмат тыңланачак.

Президиум әгъзалары ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасында бәян ителгән тәкъдимнәрне  тормышка ашыру максатыннан  2019  елга чаралар планын расладылар.  Документны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тәкъдим итте. Барлыгы Юлламаның 28 тезисына нигезләнгән 43 чара ниятләнә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары