Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Дәүләт Советы депутатлары сәяси репрессия корбаннары мемориалына чәчәкләр куйдылар

30 октябрь 2018, 12:37

Дәүләт Советы депутатлары сәяси репрессия корбаннары мемориалына чәчәкләр куйдылар
30 октябрьдә, СССРда сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнендә, Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин, Анастасия Исаева һәм Илдус Касыймов Казанның Архангел зиратына бардылар һәм Зур террор чорында атып үтерелгән татарстанлылар мемориалына чәчәкләр куйдылар.

Сталин репрессияләенә эләккән йөзләгән атаклы язучы, совет, партия һәм дин эшлеклесе арасында төрле елларда республика парламентының - ТАССР Үзәк Башкарма комитетының (ТатҮБК) - җитәкчеләре булып эшләгән берничә кеше дә бар.

1921 - 1924 елларда ТатҮБК Президиумы рәисе Рәүф Сабиров "халык дошманы" дигән ярлык белән 1937 елда атып үтерелә.

ТатҮБК Президиумын 1924 - 1927 елларда җитәкләгән Шәйгардан Шәймардановны 1939 елда хөкем итәләр.

Миңлегәрәй Әхмәтшин республика парламентын 1927 - 1929 елларда җитәкли. Аны, "контрреволюцион троцкистик-милләтче террористик оешма эшендә катнашуда" гаепләп, 1936 елда атып үтерәләр.

Шундый ук яла ягып, 1937 елда ТатҮБК Рәисе Гомәр Байчурин да кулга алына һәм атып үтерелә.

Сталин культы фаш ителгәннән соң алар барысы да реабилитацияләнделәр.

Архангел зираты 1918 - 1940 елларда Казан төрмәләрендә атып үтерелгән тоткыннарны күмү урыны буларак билгеле. Репрессия корбаннарының төгәл саны билгесез.

1998 елда Казанның "Мемориал" җәмгыяте инициативасы белән шәһәр хакимияте биредә репрессия корбаннары истәлегенә багышланган мемориал комплексы оештырды. Комплекска татарча һәм русча "Репрессия елларында атылганнарга мәңгелек истәлек!" дип язылган истәлек ташы һәм 1929 - 1940 елларда атып үтерелгән кешеләр исемлеге язылган 10 стела керә (барысы 2760 исем-фамилия).

Дәүләт Советы матбугат үзәге