төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото









Фәрит Мөхәммәтшин ватандашлар белән аралашу өчен яңа мәйданчыкларны, шул исәптә социаль челтәрләрне актив кулланырга тәкъдим итте

31 октябрь 2018, 15:14

Фәрит Мөхәммәтшин ватандашлар белән аралашу өчен яңа мәйданчыкларны, шул исәптә социаль челтәрләрне актив кулланырга тәкъдим итте
Мәскәүдә Россия ватандашларының бөтендөнья конгрессы ачылды. Мондый чараның алтынчы тапкыр үткәрелүе инде. Бу юлы конгресска 98 илдән 400дән артыграк делегат җыелды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ватандашлар эшләре буенча республика координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында ватандашлар конгрес­сының инде берничә ел рәттән Халыклар бер­дәмлеге көне алдыннан үткәре­лүен басым ясап әйтте. “Ватандашлар белән без иң элек бердәмлек турында сөйләшәбез. Тарихыбыз­ның катлаулы чорларында нәкъ менә Россиянең күпмилләтле халкы бердәмлеге бөек дәүләтебезне, Россия цивилизациясен саклап калуга ярдәм итте”, – диде Фәрит Мө­хәммәтшин.

Республика парламенты җи­тәкчесе Татарстанның Россиядә ватандашлар белән системалы төстә эш алып баручы иң актив субъектлардан берсе булып торуын искә төшерде. “Башлыча бу Россиядә сан ягыннан икенче урында торучы татар халкының бөтен дөньяга, асылда барлык континентларга чәчелеп яшәве белән аңлатыла, – дигән фикерен җиткерде парламент Рәисе. – Бу безнең өчен мөһим эш юнә­лешенә әйләнә”. 

Дәүләт Советы Рәисе әйтүен­чә, быел чит илләрдә яшәүче ватан­дашларыбызның Татарстанга ихтыяри күченүенә яр­дәм итү буенча дәүләт программасы кысаларында 334 канди­датның катнашуы килеште­рел­гән. Республикага шулай ук алар­ның гаиләләренең 588 әгъзасы  күченергә җыена. Иң күп кайтучылар – Украинадан, Үзбәк­стан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстаннан.

Фәрит Мөхәммәтшин 2010 елда республикада Татарстан Президенты каршында Ватандашлар эшләре буенча координация советы оештырылганлыгын да билгеләп үтте. “Без тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәк­челегендә Россиянең Хөкүмәт комиссиясе белән иңгә-иң торып эшлибез”, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында. Дәүләт Советы Рәисе фи­керенчә, киләсе елның май аенда Татарстанда “Евразиянең интеграция һәм модернизация мөм­­кин­лекләре” дигән VIII Евразия фәнни-гамәли форумын, БРИКС дәүләтләренең тугандаш шәһәр­ләре һәм муниципаль бе­рәм­лекләре форумын уздыру әнә шундый нык хезмәттәшлек йомгакларыннан берсенә әй­ләнәчәк.  

Парламент Рәисе яшьләр белән эшләүгә аерым тукталып үтте. “Бүген бөтен дөнья күлә­мендә йөздән артыграк яшьләр, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштерүче Бөтендөнья татар яшьләре форумы ватандашларыбыз белән күпкырлы эшчән­леккә үзеннән саллы өлеш кертеп килә. Аның ярдәмендә Казахстанда, Бөекбритания, Германия­дә, Балтыйк буе илләрендә яшь­ләр оешмалары булдырылды”, – диде ул. 

“Ватандашларыбыз белән эш­ләүнең төрле формаларын эзлибез, – диде Фәрит Мөхәммәт­шин. – Сабантуй – шундый фор­ма­ларның берсе. Быел ул фе­дерациянең 57 субъектында һәм 28 илдә үткәрелде. Башка дәү­ләтләргә сәфәр кылганда, һәр­вакыт ватандашларыбыз белән аралашуга да вакыт табабыз”.

Чыгышы ахырында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе ватандашларыбыз белән аралашуда яңа мәйданчыклардан, шул исәптән социаль челтәрләрдән күбрәк файдаланырга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Динә Гәләветдинова фотолары

 

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.