Фәрит Мөхәммәтшин ватандашлар белән аралашу өчен яңа мәйданчыкларны, шул исәптә социаль челтәрләрне актив кулланырга тәкъдим итте
31 октябрь 2018, 15:14
Мәскәүдә Россия ватандашларының бөтендөнья конгрессы ачылды. Мондый чараның алтынчы тапкыр үткәрелүе инде. Бу юлы конгресска 98 илдән 400дән артыграк делегат җыелды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ватандашлар эшләре буенча республика координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында ватандашлар конгрессының инде берничә ел рәттән Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үткәрелүен басым ясап әйтте. “Ватандашлар белән без иң элек бердәмлек турында сөйләшәбез. Тарихыбызның катлаулы чорларында нәкъ менә Россиянең күпмилләтле халкы бердәмлеге бөек дәүләтебезне, Россия цивилизациясен саклап калуга ярдәм итте”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Республика парламенты җитәкчесе Татарстанның Россиядә ватандашлар белән системалы төстә эш алып баручы иң актив субъектлардан берсе булып торуын искә төшерде. “Башлыча бу Россиядә сан ягыннан икенче урында торучы татар халкының бөтен дөньяга, асылда барлык континентларга чәчелеп яшәве белән аңлатыла, – дигән фикерен җиткерде парламент Рәисе. – Бу безнең өчен мөһим эш юнәлешенә әйләнә”.
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, быел чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның Татарстанга ихтыяри күченүенә ярдәм итү буенча дәүләт программасы кысаларында 334 кандидатның катнашуы килештерелгән. Республикага шулай ук аларның гаиләләренең 588 әгъзасы күченергә җыена. Иң күп кайтучылар – Украинадан, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстаннан.
Фәрит Мөхәммәтшин 2010 елда республикада Татарстан Президенты каршында Ватандашлар эшләре буенча координация советы оештырылганлыгын да билгеләп үтте. “Без тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкчелегендә Россиянең Хөкүмәт комиссиясе белән иңгә-иң торып эшлибез”, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында. Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, киләсе елның май аенда Татарстанда “Евразиянең интеграция һәм модернизация мөмкинлекләре” дигән VIII Евразия фәнни-гамәли форумын, БРИКС дәүләтләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумын уздыру әнә шундый нык хезмәттәшлек йомгакларыннан берсенә әйләнәчәк.
Парламент Рәисе яшьләр белән эшләүгә аерым тукталып үтте. “Бүген бөтен дөнья күләмендә йөздән артыграк яшьләр, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштерүче Бөтендөнья татар яшьләре форумы ватандашларыбыз белән күпкырлы эшчәнлеккә үзеннән саллы өлеш кертеп килә. Аның ярдәмендә Казахстанда, Бөекбритания, Германиядә, Балтыйк буе илләрендә яшьләр оешмалары булдырылды”, – диде ул.
“Ватандашларыбыз белән эшләүнең төрле формаларын эзлибез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сабантуй – шундый формаларның берсе. Быел ул федерациянең 57 субъектында һәм 28 илдә үткәрелде. Башка дәүләтләргә сәфәр кылганда, һәрвакыт ватандашларыбыз белән аралашуга да вакыт табабыз”.
Чыгышы ахырында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе ватандашларыбыз белән аралашуда яңа мәйданчыклардан, шул исәптән социаль челтәрләрдән күбрәк файдаланырга тәкъдим итте.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Динә Гәләветдинова фотолары
|