төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 23 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның 2017 елгы Октябрь революциясе көне уңаеннан сәламләве

07 ноябрь 2018, 8:54

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның  2017 елгы Октябрь революциясе көне уңаеннан сәламләве
Хөрмәтле татарстанлылар! Коммунизм идеаллары белән яшәгән чордагы бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр ерагайганнан-ерагая бара. Алар арасында 7 ноябрь – 1917 елгы Октябрь социалистик революциясе көне аерым урын алып тора.

Бер гасыр элек булган вакыйгаларга карата җәмгыятьтә төрлечә караш яши. Хәзерге фикер каршылыкларына карамастан, 17 елның  октябре, гомумән алганда,   дөньяви тарихка зур йогынты ясады, миллионлаган халыкның язмышын үзгәртте, яшь Советлар иле үсешенә көтелмәгән этәргеч бирде. Ләкин үлчәүнең икенче ягында  традицияләрне җимерү, тамырдан үзгәртеп кору, җәмгыятьтәге каршылык һәм бихисап корбаннар тора. Тарихта шунысы бәхәссез: революция вакыйгаларыннан соң гражданнар һәм конфессияләр  сугышы килә, канлы бәрелешләрдә бер гаепсез кешеләр һәлак була. Монда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмый. Күпкатламлы һәм күпмилләтле җәмгыятьтә, ә Россия дәүләте нәкъ шундыйлардан, мондый вәзгыять куркыныч кына түгел, көтелмәгән афәтләргә дә китерергә мөмкин.

Хәзерге вакытта күп кенә ватандашларыбыз өчен 7 ноябрь, элеккечә, яшьлектәге идеалларга һәм киләчәктәге хыялларга бәйле  бәйрәм булып кала. Шуңа күрә, узган гасырның драматик чынбарлыгы турындагы уйларыбызга кире кайтып, без, язмышлары  ХХ гасырның тарихы борылышларына туры килгән өлкән буын вәкилләрен искә алабыз һәм аларга тирән ихтирам хисләрен юллыйбыз.  Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен алар гомерләрен дә кызганмаганнар, социаль гаделлек һәм алгарыш идеяләрен тормышка ашырганнар, тырыш хезмәтләре белән илебезнең куәтен ныгытканнар.

Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы  – төрле милләт, дин һәм  традиция кешеләре өчен уртак йорт.  Безнең барыбызны да туган илгә мәхәббәт, тыныч һәм имин тормышта яшәү теләге берләштерә. Иманым камил, үткәннәрдән сабак алып, Россия Федерациясенең бердәмлеген саклап, намуслы хезмәтебез белән без алга киткән дәүләттә яшәрбез, куелган максатларыбызга ирешербез, Ватаныбызның данын сакларбыз һәм тагын да арттырырбыз.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм туган Татарстаныбыз, куәтле Россия хакына  барлык эшләрдә дә уңышлар телим!



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.