Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото













Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләрне шәһәр юбилее белән котлады

03 ноябрь 2018, 19:00

Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләрне шәһәр юбилее белән котлады
Бүген Әлмәт үзенең 65 еллыгын бәйрәм итә. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, нефтьчеләр башкаласына эш сәфәре кысаларында, беренче чиратта, күптән түгел төзекләндерелгән «Сәламәтлек» паркы белән танышты. Паркта Дәүләт Советы Рәисен «Актив озын гомер» проектында катнашучылар каршы алды.

«Элек бу ташландык җир иде, - дип искә алды проектта катнашучыларның берсе. - Хәзер биредә ачык һавада фитнес белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган».      

«Кванториум» балалар технопаркында «Киң күңелле Әлмәт-65» волонтерлар бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлыкның тормышыбызга үтеп керүен, аның яшь буынны тәрбияләүдә файдалы булуын искәртте.

«Нефтьче» Мәдәният йорты янында оештырылган бәйрәм чараларын һәм ясалма бозлы шугалакны күзәткәч, Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәтнең республиканың иң яхшы шәһәрләреннән берсе булуын билгеләп үтте.

Ул трибунадан Бөек Ватан сугышы һәм нефть тармагы ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итте.

Бәйрәм вокаль, театр, хореография һ.б. коллективларның чыгышлары белән дәвам итте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары