Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото













Гражданнарның мөрәҗәгатьләре турындагы законнарның үтәлеше тикшерелде

07 ноябрь 2018, 14:50

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре турындагы законнарның үтәлеше тикшерелде
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар караган сораулар арасында комитет контролендәге "Татарстанда гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында" республика законын үтәү тәҗрибәсе хакындагы сорау игътибар үзәгендә булды. Утышыны комитет рәисе Шакир Яһудин үткәрде.

Утырыш башында ТР Югары суды Рәисе урынбасары Роман Гафаров җәмәгать судьялары итеп сайланырга тиешле кандидатларны тәкъдим итте. Комитет 3 кандидатны биш елга, 6 кандидатны ун елга судьялыкка сайлау турында Дәүләт Советына тәкъдим турында карар кабул итте.

Комитет контролендәге сорауга күчеп, депутатлар ТР прокуроры урынбасары Марат Долговның гражданнарның мөрәҗәгатьләре турындагы законнарның үҗәлеше турында мәгълүматны тыңладылар. Ул әлеге өлкәдә законнарны бозу очракларының елдан ел арта баруы турында борчылып сөйләде. "Закон бозуларның күпчелеге шикаятьләрне карау тәртибе белән бәйле, - диде ул - Быелның 9 аенда шундый 668 очрак ачыкланды". Прокурор әйтеп узганча,  дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдә башкарма хакимият органнары шикаятьләрне вакытында карамыйлар, гражданнарны кабул итү тәртибен бозалар, ә авторларның үзләренә хәбәр итмичә генә мөрәҗәгатьләрне башка инстанцияләргә җибәрү гадәткә кереп бара.

Әлеге сорау буенча кабул ителгән карары белән комитет дәүләт һәм муниципаль органнарга тиешле чаралар күрергә тәкъдим итте.

Утырышта шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды.

Дәүләт Советы матбугат үзәге