Дәүләт Советының яңалыклары

Комитет вак авыл хуҗалыкларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен карады

08 ноябрь 2018, 14:33

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар "2013-2021 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү" дәүләт программасының 2018 елның 9 аенда ничек үтәлгәнен тикшерделәр.

Дәүләт программасының үтәлеше турында мәгълүмат белән депутатларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов таныштырды. Ул быелның 9 аенда программада каралган чараларны финанслауга 11, 1 млрд сум тотылганын билгеләп үтте. Җитештерелгән продукциянең тулаем күләме 162,3 млрд сумлык булган. Барысы 332,6 мең тонна ит, 1,4 млн тонна сөт җитештерелгән.  

Дәүләт программасы кысаларында авылларга 210 тактор, 110 бөртек җыю комбайны һәм 35 терлек азыгы җыючы комбайн сатып алу каралган.

Ришат Хәбипов әйткәнчә, соңгы елларда халыктагы терлек саны тотрыклы булуга ирешелде. Хәзер шәхси хуҗалыкларда 110 мең баш сыер исәпләнә. Шулай ук бозаулар һәм кошлар саны да артып бара. Республиканың 30 районында савым терлеге саны артты.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга (ЛПХ) төрлек юнәлешләрдә 548 млн сум акчалата ярдәм планлаштырылган. Авыл халкы аеруча 5-8 башка исәпләнгән мини-фермаларга бирелә торган 120-200 мең сумлык ярдәмнән еш файдалана. Шәхси хуҗалыкларда 2015-2018 елларда 1489 мини-ферма төзелгән, аларга республика бюджетыннан 254 млн сум акча бирелгән.

Безнең республика гаилә фермалары саны буенча (1220) ил күләмендә беренче санала, аларда 4 мең кеше эшли.

Министр урынбасары бу уңышларда фермерларга бирелә торган грантларның әһәмияте зур булуны ассызыклады. 2012-2018 елларда 991 крестьян-фермер хуҗалыгы (КФХ) 2,1 млрд сумлык грант алган.

2018 елда гына да эшне яңа башлап җибәргән 124 фермер һәм 46 гаилә фермасы 562 млн сумлык грант откан. Бу ярдәм мөгезле эре терлек санын 7 меңгә, атларныкын 960 башка, кош-кортныкын 237 меңгә арттырырга мөмкинлек биргән. 

Соңгы елларда республиканың авыл хуҗалыгы комплексында кооперативлар оештыру активлаша башлады. Эшлекле кешеләр туплана, бизнес-планнар эшләнә һәм төрле юнәлешләрдә кооперативлар барлыкка килә. Быел 9 ай эчендә 36 яңа кооператив оешкан. Эшне башлап җибәрүче шундый яңа оешмаларга күләме 5 млн сумга кадәр ярдәм программасы гамәлгә керергә тора.

Аннан соң Ютазы муниципаль районында вак хуҗалыклар үсеше тәҗрибәсе турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Аяз Шәфигуллин сөйләде. Ул, дәүләт программаларында актив катнашып, грантлар оту ярдәмендә уңышлы эшләп килүче фермерларны мисалга китерде.

Дәүләт программасы үтәлеше турында фикер алышуларда парламент комитеты рәисе Таһир Һадиев, депутатлар Хәлил Гыйниятов, Рәис Сөләйманов, Геннадий Глушков Ирек Салихов, Елена Минакова катнаштылар.

Утырышта шулай ук берничә республика законы проекты да каралды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте