Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Районнарның чикләрен теркәүне ел ахырына хәтле тәмамлау бурычы куелды

09 ноябрь 2018, 12:31

Районнарның чикләрен теркәүне ел ахырына хәтле тәмамлау бурычы куелды
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар республика муниципаль районнары чикләрен теркәүгә кагылышлы сорауны һәм "ТРда җирле үзидарә турында" законга тиәкъдим ителгән үзгәрешләрне карадылар.

ТР муниципаль районнары чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына кертү барышында килеп туган кайбер актуаль сораулар турында депутатларга ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакриев сөйләде. Ул республикада барлыгы 956 муниципаль берәмлек булуын искә төшерде һәм шуларның алтысын ЕГРН исемлегендә теркәүнең тоткарлануын билгеләп үтте. Әлеге тоткарлык 2 районда (Менделеев һәм Алабуга) һәм 4 торак пунктта күзәтелә. Менделеев районының Салтыковка авылы, киңәю сәбәпле, күрше районга керүче Поспелово авылы чикләренә чыккан, ә Минзәлә районындагы Канонерка торагы Иске Мазин чикләрен узган.

Министр урынбасары әйткәнчә, анклав территорияләр һәм су өстеннән уза торган чикләр дә зур кыенлыклар тудыра икән.

Фикер алышулардан соң депутатлар эшне тизләтергә һәм районнар чикләрен ел ахырына хәтле теркәп бетерергә тәкъдим иттеләр.

Аннары парламент комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин "ТРда җирле үзидарә турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" закон проектын тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, документ муниципаль  хокук актларына экспертиза мәҗбүри үткәрелергә тиешле районнар исемлеген тулыландыруны күздә тота. Әлеге исемлеккә Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе районнары кертелә, Ютазы районы аннан чыгарыла.

Законопроектны хуплап, депутатлар тиешле карар кабул иттеләр.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте