Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









“Бердәм Россия” партиясе Казандагы җирле бүлегенең XXIX конференциясе булды

08 ноябрь 2018, 19:48

“Бердәм Россия” партиясе Казандагы җирле бүлегенең XXIX конференциясе булды
Казанда “Бердәм Россия” партиясе Казандагы җирле бү­легенең XXIX конференциясе булып узды. Анда бердәмрос­сияле­ләр, 2018 елдагы эшкә йомгак ясап, алдагы елга – Дәүләт Советы депутатларын сайлау елына планнар билгеләде, шулай ук җирле бүлекнең политсоветы составын яңартып, 17 ноябрьдә узачак тө­бәк партия конференциясенә делегатлар сайлады. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партия­сенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләре алдына “халык белән эшләүне яңа биеклеккә чыгару” бурычын куйды.

“Республикада хисап-сайлау кампаниясе тулы көченә бара, утызлап муниципаль район үзлә­ренең  партия конференцияләрен үткәреп, партия эшен анализлады, XXVIII төбәк партия конфе­ренциясенә делегатлар сайлады, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәм­мәтшин. – 8 декабрьдә Мәскәүдә партиянең чираттагы съезды булачак. Анда  килеп туган икътисади кыенлыклар һәм халыкның гражданлык активлыгы үсү шартларында алга таба гамәлләре­безнең стратегиясен, тактикасын карау күздә тотыла”.

Дәүләт Советы Рәисе партия әгъзаларының сан ягыннан составын анализлау, партия сафларында “ревизия” ясау буенча төбәк бүлеге тәкъдимен дә искә тө­шерде. “Әйе, шул чагында безнең сафларыбыз 10 мең кешегә диярлек кимеде, әмма эшебез нәти­җәлерәккә әйләнде. Безгә партия программасын якын күрүче, бердәм команда булып эшләргә омтылучы актив кешеләр кирәк”, – дип билгеләп үтте Ф.Мөхәм­мәтшин һәм бүген бердәмрос­сиялеләр сафларының инде тулылануын да  искәртте.

Татарстан  яңа сайлау циклы­на керә. 2019 елда Дәүләт Советы депутатларын, 2020 елда – Татарстан Президентын сайлау һәм муниципаль сайлаулар булачак. “Безгә парламентларыбызда күп­че­лекне саклап калу кирәк”, – дигән фикерен җиткерде Дәүләт Советы Рәисе.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте