Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото













Фәрит Мөхәммәтшин эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен котлады

09 ноябрь 2018, 20:37

Фәрит Мөхәммәтшин эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен котлады
Бүген – эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Татарстандагы төп бәйрәм чарасы кичә Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узды. Хокук сакчыларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлады.

«Бу эш даими профессиональлек һәм күңелеңне биреп эшләүне, нык булуны үз һөнәреңне яратуны һәм батыр булуны таләп итә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гомерегезне куркыныч астына куеп, безнең республикада яшәүче һәркемгә кирәкле хезмәт куясыз», — диде ул.

«Сезнең хезмәт куркыныч һәм авыр. Беренче карашка күренми дә кебек. Бу сез саклый, кисәтә һәм коткара торган авырлыклар, тормыш чынбарлыгы белән очрамаган кешеләргә күренми. Бу Татарстан буенча полиция хезмәткәрләренең зур хезмәте», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Эчке эшләр органнары хез­мәт­кәрләрен һәм ветераннарын  һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Премьер-министры Алек­сей Песошин котлады. Тулаем алганда тәбрик­намәдә болай диелә: “Бүген җәмгыять сезгә зур та­ләпләр куя. Шәһәр һәм авыл урамнарындагы  тәртип, республикада яшәүчеләрнең тынычлыгы сезгә бәй­ле. Ышанычны бары эшкә җа­ваплы карап,  һәр кешенең проблемаларына битараф калмыйча гына  яулап була. Республиканың Эчке эшләр буенча органнары  вәкил­лә­ре буыннан-буынга күчеп килгән традицияләрне саклап,  хәрби бурычларын лаеклы үтәүгә ышанам. Хокук тәртибен, законлылыкны сак­лау – сезнең өчен эш кенә түгел,  ә го­мерегезне багышлаган хезмәт. Барыгызга да ныклы сәла­мәтлек,  бә­хет, уңышлар телим!

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары