Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Мәктәп волейбол лигасы ачылышына старт бирде

09 ноябрь 2018, 21:58

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Мәктәп волейбол лигасы ачылышына старт бирде
Мәктәп волейбол лигасы ачылышы игълан ителде. Бу турыда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның “Зенит” һәм Белгородның “Белогорье” командалары арасында волейбол матчы вакытында хәбәр итте.

“Без бу проектны волейбол белән сәнәгать предприятиеләрендә генә шөгыльләнеп кламасыннар өчен гамәлгә ашырабыз. Татарстанда мәктәп, студентлар волейболына күптән ихтыяҗ бар", - диде ул.

"Мәгариф министрлыгы, Спорт министрлыгы, Казан хакимияте ярдәме белән проект эшли башлады. Йөзләгән, меңләгән кеше уйнар, ә без финаллар һәм этаплар үткәрербез, яшьләрне волейболга җәлеп итәрбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары