төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 23 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото























Фәрит Мөхәммәтшин төрле тармакның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

15 ноябрь 2018, 14:19

Фәрит Мөхәммәтшин төрле тармакның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды
Бүген Татарстаның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Парламент башлыгы 49 татарстанлы арасында төрле тармак белгечләре - производство, сәнәгать, мәдәният һәм башка өлкә әһелләре, депутатлар, Федерация Советы әгъзалары булуын билгеләп узды.

II дәрәҗә "Ватан каршындагы казанышлар өчен" орден медале нефть химиясе сәнәгате ветераннарына, "Түбән Кама нефтехим" хезмәткәрләренә тапшырылды.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтенә лаек булды. Шундый ук бүләк Казан дәүләт аграр университеты профессоры Камил Хафизовка тапшырылды. 23 кешегә төрле өлкәләрдә атказанган хезмәткәр мактаулы исемнәре бирелде. 17 кеше Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.

"Татарстан каршындагы казанышлар өчен" орден медаленә лаек булган өч кеше арасында Татарстаннан РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов бар. "24 ел эчендә Мәскәүдә эшләп, Татарстан турында гел "якташларым эше белән горурланам", дип әйтә ала идем. Беркемнең монда шиге юк иде", - диде дәүләт эшлеклесе. Ул республикадан ярдәм тоеп эшләве җиңел булганын әйтте.

"Татарстанның атказанган укытучысы" мактаулы исеменә лаек булган Казанның Киров районы 4нче гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Садыйкова тырыш белгечләрне республика җитәкчелеге лаеклы бәяләвен белдерде. "Яшь буынны көчле рухлы, Ватаныбызга хезмәт итә торган, җәмгыятьне кулда тотардай шәхесләр итеп тәрбияләргә тырышачакбыз", - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт алдынгыларын котлап, Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе тормышка ашырылуы һәм төрле өлкәләрдә ирешелгән казанышлар турында сөйләде. 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек баруын, Татарстанның яңа Россия составында күп кенә идеяләрне үткәрүче булганын әйтте.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.