Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин: "Фестиваль хезмәт коллективларына карата патриотлык хисе тәрбияли"

16 ноябрь 2018, 20:28

Фәрит Мөхәммәтшин: "Фестиваль хезмәт коллективларына карата патриотлык хисе тәрбияли"
Казанда эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнен заман» VI ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты ачылды.

«Фестиваль безнең республиканың яңа талантларын һәм яңа мөмкинлекләрен күрсәтә, яшьләрнең буш вакытларын били һәм аларда үз хезмәт коллективларына карата патриотлык хисе тәрбияли», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, ул фестиваль инициативалы һәм иҗади кешеләрне тарту үзәге булып тора. Анда Татарстанның 170 оешмасы һәм предприятиесе вәкилләре катнаша.

Гала-концертта республика оешмалары һәм предприятиеләре командалары «Музыка», «Хореография» һәм «Минута славы» номинацияләрендә иң яхшы чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Чаллы, Зәй, Казан һәм Түбән Камада бәйгенең сайлап алу турлары узды. Фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькәчә бер меңнән артык кеше катнашты.

Татарстанда эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнен заман» VI ачык республика телевизион фестивале 2013 елдан башлап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары