Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин республиканың иң өлкән депутатларының берсенә мактау билгесе тапшырды

16 ноябрь 2018, 17:37

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың иң өлкән депутатларының берсенә мактау билгесе тапшырды
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Югары Советының биш чакырылыш депутаты 91 яшьлек Гәбдерәхим Мортазинга “Парламентаризмны үстерүгә өлеш керткәне өчен” мактау билгесен тапшырды.

ТР парламенты рәисе Биектауда ветеранның йортында лаеклы бүләген тапшырды һәм аның Биектау районын һәм республиканы үстерүдә сизелерлек өлеш кертүен әйтте. "Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнеханов та сезгә республиканы үстерүдә куйган хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен тапшыруны сорадылар”, - диде ул.

Югары дәрәҗәдәге бүләкне тапшыру карары дүшәмбе парламент Президиумы утырышында кабул ителде. 1965 - 1988 елларда Биектау районы җитәкчесе булып эшләгән Гәбдерәхим Мортазин Татарстан Югары Советының 80 еллыгы уңаеннан мактау билгесе тапшырылган республика парламенты җиде ветеранының берсе булды.

Татарстан Югары Советының 80 еллыгы – Татарстан парламентаризм тарихында истәлекле чор, чөнки нәкъ 80 ел элек республикада беренче демократик сайлаулар узды һәм Татарстанның күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрен кайгыртучы беренче чакырылыш Югары Советы органы формалаштырылды.

Бу датага багышланган тантаналы чара 20 ноябрьдә Кәрим Тинчурин театрында узачак. Тантаналы җыелышта катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламлиячәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин доклад белән чыгыш ясаячак.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары