Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Алдагы өч елга Татарстан бюджеты турында закон проекты имзалау өчен Президентка юллана

19 ноябрь 2018, 13:11

Алдагы өч елга Татарстан бюджеты турында закон проекты имзалау өчен Президентка юллана
Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 43нче утырышында «2019, 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Ул имзалау өчен ТР Президентына юлланачак.

Закон проекты  октябрьдә улберенче укылыштакаралган иде. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин закон проектына барлыгы 490 төзәтмә, 458е – Министрлар Кабинетыннан, 32се депутатлардан кабул ителгәнен әйтте.

«Депутатларның бер төзәтмәсе дә игътибарсыз калдырылмады. Аларның һәркайсы буенча тиешле карарлар кабул ителде», - диде. Төзәтмәләр программаларны финанслануда төгәллек кертү, илкүләм проектлар буенча чыгымнар, республика программалары буенча акча бүлешенә кагылышлы булган.

Төзәтмәләрне исәпкә алып, илкүләм проектлар өчен федераль акчалар 2019 елда 15 млрд сум, 2020 елда 10,6 млрд сум, 2021 елда 8,7 млрд сум булачак. Республика казнасыннан бу проектлар өчен 2019 елда 5,1 млрд сум, 2020 елда 4,7 млрд сум, 2021 елда 4,4 млрд сум бүлеп биреләчәк.

2019 елга республика бюджетында керем 237,2 млрд сум, чыгым 241,1 млрд сум, дефицит 4,1 млрд сум булыр дип көтелә.

2020 елга фараз: керемнәр – 235,1 млрд сум, чыгымнар – 239,9 млрд сум, дефицит 4,7 млрд сумм тәшкил итәчәк. 2021 елда керем 240, 7 млрд сум, чыгым 246, 1 млрд сум, дефицит 5,3 млрд сум булачак.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары