Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Җәмәгать судьялары сайланды

19 ноябрь 2018, 11:06

Җәмәгать судьялары сайланды
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык өченче утырышында депутатлар республиканың аерым суд участокларына җәмәгать судьяларын сайладылар.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларына кандидатураларны депутатларга Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе  Илгиз Гыйлаҗев тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин  бу нисбәттән комитет фикерен ирештерде.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 статьясы нигезендә Татарстан  Республикасы Дәүләт  Советы карары белән  Азнакай  суд районы буенча 3 нче суд участогына Калиниченко Маргарита Михайловна, Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 1 нче суд участогына Шараев Айдар Ансар улы, Кама  Тамагы суд районы буенча 1 нче суд участогына Әлмиева Эльвира Нәфис кызы Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп биш елга  сайландылар.

Әгерҗе  суд районы буенча 2 нче суд участогына Әхмәтҗанова Альбина Фаяз кызы, Биектау  суд районы буенча 1 нче суд участогына Зәйниева Әдилә Хәким кызы, Казан шәһәренең Яңа Савин  суд районы буенча 11 нче суд участогынаГалиуллина Энҗе Ирек кызы, Сарман суд районы буенча 2 нче суд участогына Юнысов Илнур Илдус улы,  Спас суд районы буенча 1 нче суд участогына аранов Юрий Викторович һәм Тукай суд районы буенча 2 нче суд участогына Дарьина Светлана Сиреновна 10 елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп сайландылар.

Утырышта “Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында”гы мәсьәлә дә каралды. Һөнәри тәҗрибәсен, эшлекле сыйфатларын,  әйтеп үтелгән закон таләпләренә туры килүен исәпкә алып,  Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья   Курамшина Ләлә Ирек кызына йөкләделәр.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары