Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин Качалов исемендәге театр фестивалендә катнашучыларны сәламләде

18 ноябрь 2018, 19:48

Фәрит Мөхәммәтшин Качалов исемендәге театр фестивалендә катнашучыларны сәламләде
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин В.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрында булды һәм Качалов исемендәге театр фестивалендә катнашучыларны сәламләде.

Спектакль башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән фестивальдә катнашучылар, оештыручылар һәм тамашачыларны сәламләде. «Без данлыклы Вахтангов театры белән танышуыбызга шатбыз, - диде ул. - Сезгә һәм фестивальдә катнашкан барлык театрларга да зур рәхмәт».

Фәрит Мөхәммәтшин Качалов театр фестивалендә катнашкан Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры труппасына ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Үз тарихында Казанга беренче тапкыр килгән данлыклы коллектив мондый фестивальләрдә даими катнашыр дигән өмет белдерде. «Казанда сезнең спектакльләрегезне түземсезлек белән көтеп алачакбыз», - диде.

«Республикабызда театр сәнгатен үстерү, татарстанлыларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә тиешле шартлар тудыру өчен күп эшләр башкарыла. Даими рәвештә Шаляпин һәм Нуриев исемендәге фестивальләр, «Нәүрүз» төрки халыклар театр фестивале һәм курчак театрлары халыкара фестивале үткәрелә. Без Качалов театрының яңартылган бинасында яңа традиция барлыкка килүенә шатбыз», диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Вахтангов театры Качалов театр фестивалендә А.П.Чехов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Дядя Ваня» спектаклен тәкъдим итте.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары