Дәүләт Советының яңалыклары

Федераль һәм төбәк закон чыгаручылары Татарстан парламентын ТАССР Югары Советының 80 еллыгы белән тәбрикли

20 ноябрь 2018, 16:29

Татарстан Дәүләт Советы адресына ТАССР Югары Советының беренче чакырылышына 80 ел тулу уңаеннан котлаулар килә.

РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе  Валентина Матвиенко үзенең котлавында «Татарстан парламентарийлары безнең федератив дәүләтебез үсешенә, аның  законлылык  нигезенә, төрле милләт һәм дин  вәкилләре  арасында  ихтирамлы мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр» дип  билгеләп  үтте.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров , бүгенге көндә Татарстан Республикасы парламентарийлары Югары Совет депутатларының эшен лаеклы төстә дәвам итә, Татарстанның үсешенә саллы өлеш кертә, дип бәяли.

«Нәтиҗәле закон чыгару эшчәнлеге Татарстан Республикасы, Идел буе федераль округы һәм Россия Федерациясенең күпмилләтле халкын комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән», - диелә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле мөрәҗәгатендә.

Котлау хатлары төбәк парламенты рәисләреннән дә килде.

Идел буе федераль төбәкләренең Закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясе координаторы,  Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены Рәисе  Валерий Лидин Татарстан парламентының хокукый база булдыруда,  кеше иреген һәм конституциядә каралган хокукларын тормышка ашыруда, төбәкнең социаль-икътисади үсешендә, илебезне көчәйтү юнәлешендә башкарган эшләрен югары бәяли.

Санкт-Петербург шәһәренең Закон чыгару Җыены Рәисе   Вячеслав Макаров, ТАССР Югары Советы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәрвакыт Татарстанда һәм Россиядә барган иҗтимагый-сәяси вакыйгалар эчендә кайнады, дигән фикер әйтә.

Шулай ук телеграммалар Башкортостан,  Мари Эл, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пермь краеннан, Саратов һәм Ульяновский өлкәләреннән килде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте