Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото















Татарстан Дәүләт Советы корал сатып алуга рөхсәтне 21 яшьтән генә бирергә тәкъдим итә

19 ноябрь 2018, 19:37

Татарстан Дәүләт Советы корал сатып алуга рөхсәтне 21 яшьтән генә бирергә тәкъдим итә
Татарстанның Дәүләт Советы ату коралын 21 яшьтән олырак кешеләргә генә сатарга рөхсәт итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта Татарстан Парламенты утырышында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов чыгыш ясады.

ТР Дәүләт Советы «Корал турында» ФЗның 13 һәм 26 маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында» ФЗ проектын РФ Дәүләт Думасына кертү буенча закон инициативасын әзерләгән. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның корал йөртү, саклау, куллану мәсьәләләрен җайга салу белән бәйле булуын әйтте. Документның Керчьтагы вакыйгалардан соң эшләнгәнен искәртте.

Рафил Ногманов әйтүенчә, корал саклау һәм йөртүдә куркынычсызлыкны көчәйтү өчен, газлы, утлы, озын, шома көпшәле ату коралларын сатып алуга рөхсәт яшен 18 дән 21 яшькә кадәр арттыру тәкъдим ителә. Ул армиядә корал 18 яшьтән дә бирелсә дә, анда корал куллануда катгый контроль, командирлар да гел янәшә булуын әйтте.

«Утлы корал ияләре корал белән эш итү кагыйдәләрен белергә тиеш. Өлешчә зарарлаучы ату коралы, газ пистолетлары, револьверлар, шома озын көпшәле корал тотучылар биш елга бер корал тоту буенча белемнәрен тикшертергә тиеш. Аучылык өчен шома һәм бүлентекле көпшәле ату кораллары хуҗаларына карата мондый таләп юк», - ди Рафил Ногманов. Аның сүзләренчә, мәҗбүри тикшерттерү аларга да кагылырга тиеш.

Бүген республикада корал тотучы 49 мең 286 кеше исәпләнә. Алар 73 мең 987 төрле коралдан файдалана. «Шома көпшәле ау мылтыклары һәм бүлентекле көпшәле утлы корал 78 процентны, ә өлешчә зарарлаучы утлы һәм газ коралы 22 процент тәшкил итә. Димәк, 22 процент кешегә генә куркынычсыз куллану буенча биш елга бер даими тикшерү узарга мәҗбүри. Ә эшли белмәсәң, барлык төр кораллар да зыян сала», - ди комитет рәисе.

Закон инициативасы буенча, корал алу өчен лицензияне кыйнау, көч кулланып эшләнгән җинаятьләр өчен административ җәзага тартылган кешеләргә, җәза срогы чыкканчы бирмәү күздә тотыла.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары