Фәрит Мөхәммәтшин федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстанның законнар чыгару тәҗрибәсе хакында сөйләде
21 ноябрь 2018, 18:59
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия Федераль Җыенының “Парламентская газета” иҗтимагый-сәяси басмасы матбугат үзәгендә федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашты. Республика парламенты башлыгы Татарстанның законнар чыгару тәҗрибәсе һәм тиздән Федерация Советында узачак Татарстан Республикасы көннәре турында сөйләде.
Фәрит Мөхәммәтшин декабрь аенда узачак бу вакыйганы, республика казанышлары белән таныштыру гына түгел, бәлки Татарстанда, шулай ук тулаем илебездә яшәүчеләрне борчый торган проблемалар турында белдерү өчен бик яхшы мөмкинлек, дип бәяләде. “Федераль үзәкнең һәрбер кешегә, һәрбер территориягә ихтирамлы мөнәсәбәтен гражданнарыбыз яхшырак тойсын өчен без алга таба тагын да зуррак бурычларны хәл итә алырбыз дип уйлыйм. Бу чара бүген катлаулы бурычларны хәл кылуда РФ гражданнарының берләшүенә хезмәт итәчәк. Үз мәнфәгатьләребезне яклау һәм дәүләтне үстерү өчен лидерыбыз тирәсендә берләшү кирәк”, – диде ул.
Россия парламентының югары палатасында ике көн дәвамында республикабызның икътисади, инвестицион һәм мәдәни мөмкинлекләрен тәкъдим итү булачак. Моннан тыш парламентчылар Федерация Советының профильле комитетлары утырышлары кысаларында Россия Федерациясе субъектлары бюджетларының хәле, гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл кылуда турыдан-туры катнашуы (үзара салым), икътисадта стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча фикер алышачак. Федерация Советында узачак Татарстан Республикасы көннәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
Матбугат конференциясе барышында “Парламентская газета” басмасының баш редакторы Александр Коренников Татарстанда Россия Федераль Җыены рәсми басмасының төбәк бүлеге пәйда буласын хәбәр итте. Нәкъ менә Федерация Советында ТР көннәре кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую күздә тотыла. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге башлангычны хуплавын әйтте.
Дәүләт Совет Рәисе каләм әһелләренең сорауларына да җавап бирде. ТР парламентының тыныч тормышта корал әйләнеше буенча законда билгеләнгән чикләүләрне камилләштерүгә, шулай ук коралга карата җаваплы мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән законнар инициативалары журналистларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Татарстан парламентчылары, аерым алганда, корал йөртүгә 18дән түгел, ә 21 яшьтән генә рөхсәт бирүне тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары пилотсыз транспорт чаралары турында закон проекты эшләүне планлаштыра. Документ инде бер елдан барлыкка килергә мөмкин.
“Пилотсыз машиналар турында закон базасын кичекмәстән эшләргә кирәк. Әлеге уңайдан без Дәүләт Думасына үз тәкъдимнәребезне җиткерәчәкбез. Әлеге эшкә без бер елдан керешербез", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе фикеренчә, бердәм терминология, әлеге транспорт чаралары белән һәлакәт килеп чыкканда гаеплеләрне билгеләү өчен регламент кирәк. Татарстанда пассажирлар өчен эшләүче автомобильләр кебек, йөк ташучы пилотсыз машиналар да булуы көтелә.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
|