Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин Беларусиянең Россиядәге илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесен кабул итте

23 ноябрь 2018, 13:29

Фәрит Мөхәммәтшин Беларусиянең Россиядәге илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесен кабул итте
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Беларусиянең Россиядәге илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесе Олег Исаевны кабул итте. Очрашуда киләчәктә республикалар арасында үзара хезмәттәшлек, парламентара элемтәләр хакында сөйләштеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның  Беларусия төбәкләре белән актив  хезмәттәшлек итүче  Россия субъектларының берсе булуын әйтеп узды. «Россия белән Беларусия арасындагы дустанә күршелек мөнәсәбәтләре, соңгы елларда аеруча активлашып киткән төбәкара элемтәләр һәр ике ил өчен дә файдалы», - дип саный республика парламенты башлыгы.

Татарстан белән Беларусия – күптәнге партнерлар. Хәзерге вакытка товар әйләнеше елга 1 млрд. доллардан күбрәк. Татарстан күршеләрдән авыл хуҗалыгы техникасы, түбән идәнле автобуслар һәм башка төрле машиналар, авыл хуҗалыгы продукциясе сатып ала. Бүгенге көндә Казандагы барлык автобусларның яртысы Беларусиядән кертелгән.  Беларусиядә исә Татарстанның нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, ягулык-майлау материалларына ихтыяҗ бар.

Бу елның октябрь аенда Могилев шәһәрендә (Беларусия) Россия һәм Беларусия төбәкләренең бишенче форумы булып узды. Бу чара Беларусия Республикасының Милли җыены һәм РФ ФҖ Федерация Советы тарафыннан оештырылган иде. Минскида Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиллеге эшли.  2011 елда Казанда Беларусиянең Россиядәге илчелегенең бүлеге  ачылды.

Олег Исаев ТР Дәүләт Советы Рәисенә Казанның "Мир" кинотеатрында Беларусия киносы атналыгы узуын хәбәр итте. Казан киносөючеләре Беларусия кинематографиясе яңалыклары белән кызыксына, диде ул.

Моннан тыш илчелекнең Казан бүлеге җитәкчесе Беларусия хакимиятенең киләсе елда Казанда Беларусия Республикасы азат ителүгә 75 ел тулу уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында истәлекле чаралар үткәрү теләге барлыгын җиткерде.

Очрашу ахырында Олег Исаев Фәрит Мөхәммәтшинга, Россия һәм Беларусия төбәкләренең бишенче форумында шәхси катнашуы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен,  Беларусия Республикасы Милли җыены рәисе Михаил Мясниковичның Рәхмәт хатын тапшырды.

Ольга Благодарова, Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары