Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Разил Вәлиев милләтләр арасында диалог һәм гражданнар арасында килешүне киңәйтүгә багышланган конференциядә катнашты

27 ноябрь 2018, 11:31

Разил Вәлиев милләтләр арасында диалог һәм гражданнар арасында килешүне киңәйтүгә багышланган конференциядә катнашты
22-24 ноябрьдә Мәскәүдә Россия татарларының федераль милли-мәдәни автномиясенең 20 еллыгына багышланган чаралар булып узды. Анда катнашып, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев "Россиянең милли-мәдәни автономияләре милләтләр арасында диалог һәм гражданнар арасында килешүне киңәйтүэшендә" дигән конференциядә чыгыш ясады.

Татарстан парламентарие үзенең чыгышында Россия татарларының федераль милли-мәдәни автномиясенең төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны берләштерүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, милли мәсьәләләрне хәл итү өчен безнең илдә дәүләт күләмендә бик күп эш башкарыла. Милли телләрне үстерү фонды оештырылу һәм Милли сәясәт концепциясе әзерләнә башлау да шул турыда сөйли.

Татар халкын милләт буларак саклап калуның мөһим шартларыннан берсе милли мәгариф булуны атап, Разил Вәлиев конференциядә катнашучыларны бу өлкәдә шәхси җаваплылык һәм активлык күрсәтергә өндәде. "Әлеге әһәмиятле сорау дәүләт, җәмгыять һәм гражданнарның, ягъни безнең һәрберебезнең, бергәләшеп эшләвен таләп итә, - диде ул. - Дәүләткә генә йөкләп калдырырга ярамый, үз-үзебезгә таләпчәнрәк карый башларга кирәк: милләт өчен нәрсә эшләдем, ни эшли алам, тагын ниләр эшләргә була?"

ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия составындагы республикаларның дәүләт телләрен мәктәптә укыту турында федераль мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләрне дәвам итәргә кирәк, дип саный. "Ил Конституциясе буенча да, республикаларның конституцияләре нигезендә дә без моңа хаклы, - диде Разил Вәлиев. - "Республикаларның дәүләт теле" дигән фән мәҗбүри укытылырга тиеш, аны "туган тел" предметы кебек ата-ана ихтыярына калдырырга ярамый. Бу проблеманы уңай хәл итү Россиядә яшәүче халыкларның телләрен саклап калуга гына түгел, күп милләтле илебездә тынычлык һәм татулыкның ныгуына да хезмәт итәчәк".

Разил Вәлиев милли сорауның башка якларына да игътибар юнәлтте. Аерым алганда, ул балалар һәм яшьләрнең шәҗәрә төзү белән шөгыльләнүен бик нәтиҗәле тәрбияви чара дип атады. "Шәҗәрә төзегәндә кешеләр гаилә тарихы турында кызыксыналар, үз нәселләренең күренекле вәкилләрен ачыклыйлар - диде Разил Вәлиев. - Бу исә гаиләң белән, нәселең белән, ахыр чиктә - милләтең, халкың белән горурлану хисен көчәйтә. Шулай итеп милли үзаң тәрбияләнә".

Милли иҗтимагый оешмаларның мөһим эш юнәлешләре итеп, Разил Вәлиев аларга яшь алмаш әзерләү проблемасын һәм шулай ук 2020 елга билгеләнгән Татарстан Президентын сайлау, ТАССРның 100 еллыгы һәм халык исәбен алу кебек чараларда катнашуны атады.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте